Криминальная хроника

Район прокуратурасында

Гаепләнүче хөкем ителде

Район суды тарафыннан  22 яшьлек гражданин А.га карата хөкем карары чыгарылды. Ул РФ Җинаять кодексының 111нче статьясының 4нче бүлегенәңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә зыян салу нәтиҗәсендә, соңгысының үлемгә дучар булуы) ярашлы, гаепле, дип танылды.

 Судта билгеләнүенчә, 2013 елның 8 июнендә (район үзәгендә Сабантуй бәйрәмен үт-
к
әргән көнне) Югары Яркәй авылы янындагы урман полосасында гражданин А. һәм Р. исерек хәлдә сүзгә килешәләр. Ызгыш барышында кинәт барлыкка килгән аңлашылмаучанлык нәтиҗәсендә, гражданин А.да аңлы рәвештә соңгысының сәламәтлегенә зыян китерү нияте туа.  Ул гражданин Р.ның баш һәм күкрәк тирәсенә берничә тапкыр суга. Нәтиҗәдә, гражданин Р. баш сөяге-миенә ябык җәрәхәт ала, аның баш миенең каты һәм йомшак матдәсе, тышчасы астына кан сава, башында кан оеша, бер сүз белән әйткәндә, сәламәтлегенә  зыян килә һәм үлемгә дучар була.

Суд утырышы барышында хөкем ителүче  үзенең җинаять кылуы турындагы гаебен тулысынча таныды һәм аны ачыклауда актив булышлык итте.

 Суд карары чыгарылып, гаепләнүче 7 елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм каты режимлы төзәтү колониясенә утыртылды. Карар үз көченә кермәде.

Ринат Хаҗиев,

Илеш районы прокуроры вазифасын вакытлыча башкаручы.