Криминальная хроника

Район прокуратурасында

Кагыйдәләрне бозучыларны – административ җаваплылыкка

Илеш районы прокуратурасы магазиннарда, сәүдә нокталарында ит һәм ит продуктлары сатуда законнарны үтәүгә тикшерү үткәрде. “Ветеринария турында”гы РФ законының 15 статьясына ярашлы, ветеринария-санитария экспертизасы нәтиҗәләре буенча терлекчелек продуктлары халык сәламәтлеге хәвефсезлегенең билгеләнгән таләпләренә җавап бирергә һәм территориядәге сәламәт малдан әзерләнергә тиеш. Шуның өчен терлекчелек продуктлары әзерләүче, эшкәртүче, саклаучы, күчерү белән шөгыльләнүче, реализацияләүче предприятиеләр, уч-реждениеләр, оешмалар, гражданнар әлеге таләпләрне төгәл үтәргә тиеш.

Әйтергә кирәк, әлеге продукцияне сату тәртибе СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Баш ветеринария идарәсенең “Суярга тәгаенләнгән малларга ветеринария каравы һәм ит, ит продуктларына  ветеринария-санитария экспертизасы кагыйдәләре”ндә (1983 елның 27 декабре) билгеләнгән. Әлеге кагыйдәләргә ярашлы, сәүдә итү предприятиеләрендә өйдә әзерләнгән түбәндәге ит изделиеләре, ярымфабрикатлар – кипкән ит, фарш, котлетлар, койка, колбаса изделиеләре (каплы, ливерлы, кыздырылган һ.б.), пешерелгән  колбасалар, ысланган азыклар һ.б. сату тыела. Шуңа карамастан, кагыйдәләрне бозып, Р.А.Әхмәзтдинованың, Р.Р.Баһмановның сату нокталарында өй шартларында ясалган сало, фарш саклануы, сатылуы ачыкланды. Аларның чыгышы – билгесез, өстәвенә, төрелмәгән килеш, маркировкасыз саклана. Шуңа күрә аның әзерләү датасын билгеләү мөмкин түгел иде. Нәтиҗәдә, законсыз сәүдә итүче шәхесләр РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексның 10.6нчы статьясы буенча, маллар карантины яисә башка ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозганнары өчен, административ җаваплылыкка тарттырылдылар.

Ренат  Хаҗиев,

район прокуроры вазифасын башкаручы, 2 класслы юрист.