Криминальная хроника

Район полиция бүлегендә

Бурның урыны- төрмәдә

Чит кеше милеген урлау яки талау иң киң таралган җинаятьләрдән исәпләнә. Урлашканда җинаятьче сиздермичә, чит-ят кешеләрдән яшерен рәвештә, үзенең эзен калдырмаска тырышып эш итә. Бу төр җинаять төрле квалификацияле билгеләр белән характерлана. Мәсәлән, бинага яки башка әйбер саклана торган урынга законсыз рәвештә үтеп керү, алдан сөйләшү буенча урлашу, йортларга яки фатирларга басып керү, аеруча зур күләмдә урлашулар һ.б.

Кайвакытта милек хуҗасы  битарафлык, саксызлык, ышанучанлык күрсәтеп,үз мөлкәтен саклау турында кайгыртмыйча, бурларга бик җиңел җинаять кылырга мөмкинлек бирә. Тикшерүләрдән күренүенчә, би-наларның, өйләрнең ишекләре биксез, төрле әйберләр караучысыз калдырыла; складларга, фермаларга каравылчы куелмый; территория яктыртылмый; маллар караучысыз, иректә йөртелә. Урланган әйберләр, нигездә, шул ук халык яшәгән җирдә, авылдашларына сатып бирелә.

Шундый каршылыклар булуга карамастан, полиция хезмәткәрләре тарафыннан урлашулар белән бәйле җинаятьләрнең күбесе ачыла. Мәсәлән, Яр Чаллы шәһәреннән берничә тапкыр хөкем ителгән агалы-энеле С.лар 2012 елда безнең районның күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре складларыннан һәм гаражларыннан запас частьләр һәм башка милекләрне урлыйлар. Җинаять төнлә, каравылчылар булмаган объектны сайлап гамәлгә ашырыла. Күп тырышлык таләп иткән эзләү эшләре ярдәмендә әлеге шәхесләр ачыкланды. Ләкин урланган милекнең күбесен кире кайтарып алу мөмкин булмады, чөнки С.лар сатып өлгергән иде.

Җинаятьчелекне тикшерү барышында алар тарафыннан Чакмагыш районы территориясендә һәм Татарстан Республикасы районнарында да шуңа охшаш караклык кылынуы ачыкланды. Караклар хөкемгә тарттырылып, төрле срокка ирекләреннән мәхрүм ителде.

Подъездларда, гомум тораклар янында караучысыз калдырылган велосипедларны, ишекләре биксез гаражлардан, сарайлардан милекне урлау, сумкалардан, исерек хәлдәге кешеләрнең кесәләреннән акчаларын һ.б. алу очраклары ешайды. Банк системасының, элемтәнең үсүе белән бәйле пластик карталар куллану киң таралды. Хәзер акча урлауның яңа формасы- счеттан урланган банк картасы һәм яшерен ПИН-код белән акча салдыру күзәтелә. Җинаять фактларын тикшерүләрдән күренүенчә, ПИН-код турындагы язмалар акча янчыгына  кәгазьгә язып салынган яки картага язып куелган була.

Югарыда сөйләнелгәннәрдән чыгып, искәртәсе килә: гражданнар үз милекләренә сакчыл карасыннар иде. Хокук саклау органнары җәмәгатьчелек белән бергә көрәшкәндә генә, урлашу очракларын тизрәк ачарга һәм гаеплеләрне хөкемгә тарттырырга мөмкин булачак.

Марат Галимов,

район полиция бүлеге тикшерүчесе, юстиция капитаны.