Криминальная хроника

Район полиция бүлегендә

  Участок уполномоченныйлары- иминлек сагында

Полициянең участок уполномоченныйлары хокук бозуларны кисәтүдә башлангыч звено , ягъни урындагы власть вәкилләре, гражданнарны җинаятьчел һөҗүм итүләрдән саклаучы һәм аларның хокукларын, ирекләрен яклау гаранты булып тора. Бу хезмәткәрләргә полициянең җәмгыятьтәге урынын ныгыту , тырышлыкны халык яшәгән авылларда һәр кеше белән профилактик эш алып бару чараларын көчәйтүгә юнәлтү бурычы куела.

    Гражданнарның милекләрен саклау буенча пропаганда алып бару, гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләре өлкәсендәге җинаятьчелекне кисәтү һәм вакытында ачу, суд тарафыннан чикләү билгеләнгән кешеләр өстеннән контрольлек булдыру, дөрес мәгълүмат формалаштыру, торак йортларга һәм административ участокларга паспортлар алуны исәптә тоту бурычлары да участок уполномоченныйларына йөкләтелә.

   Русия Эчке эшләр министрлыгының  2011 елның 7 февралендәге “Полиция турында”гы 3нче  санлы Федераль законын гамәлгә ашыру йөзеннән 2012 елның 29 маенда кабул ителгән “ Торак секторда административ хокук бозуларны һәм җинаятьчелекне кисәтү буенча РФ Эчке эшләр органнарының эшчәнлеген оештыру чараларын камилләштерү турында”гы  карары полициянең халык арасында абруен күтәрүне, профилактик эшчәнлекне яхшыртуны, җинаятьчелекне һәм административ хокук бозуларны чикләүне, кылынганнарын вакытында ачуны активлаштыруны  күздә тота. Шул максатта 2012 елның 12 ноябреннән 20 декабренә кадәр “ Исәнмесез, мин Сезнең участок полиция уполномоченные” дигән шартлы исем астында республика акциясе үткәрергә карар ителде. Ул өч этапта үтә. I этап- 12 ноябрьдән 18 ноябрьгә (әзерлек чоры),II этап- 19 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр (төп чоры), III этап -17-20 декабрьләрдә(йомгаклау чоры) .