Криминальная хроника

Кеше һәм закон

Карун ике тапкыр түли

Суд приставлары – башкаручылары эшендә “Карун ике тапкыр түли” дигән халык әйтемен еш кулланырга туры килә. Бу штраф салу турында судья карары законлы көченә кергән көннән алып, административ хокук бозулар өчен салынган штрафларын 30 көн эчендә түләмәгән (РФнең хокук бозулар турындагы кодексы – 20.25нче статьяның 1нче өлеше) гражданнарга, вазифалы, юридик шәхесләргә кагыла. Әлеге таләпне бозуга – санкция каты, ягъни штрафны 30 көн эчендә түләмәүчегә суд карары нигезендә түләнмәгән штрафның ике тапкыр күләме дәрәҗәсендә яңадан штраф салына яисә ул 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына. Кызганычка каршы, күп гражданнар, вазифалы шәхесләр бу таләпнең җитдилеген бәһалап бетерми.

Моның нәтиҗәсе буларак, агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында суд приставлары – башкаручылары тарафыннан законны бозучыларга карата 22 протокол төзелеп, судка җибәрелде. Шул рәвешле, суд 12 кешегә түләнмәгән штрафның 2 тапкыр күлә-ме дәрәҗәсендә штраф (24600сум) түләргә, 10 кешене төрле вакытка кулга алырга дигән карар чыгарды. Мәсәлән, районның беркайда да эшләмәгән гражданины Б. февраль аенда мир судьясы тарафыннан 1500 сумга административ штрафка тарттырылган иде. Ләкин ул аны 30 көн эчендә түләмәде – исәп-хисап ясавы хакында документ китермәде. Нәтиҗәдә, судья аны, штрафның ике тапкыр күләме ( 3000 сум) дәрәҗәсендә, акча түләргә тиешлеге хакындагы җәза-га тарттырды. Шулай итеп, Б.га 1500 урынына 4500 сум штраф түләргә туры киләчәк, яисә бу эшне суд приставы (милкен алу аша) башкарачак. Икенче төрле итеп әйткәндә, саран ике тапкыр түли.

Гражданнар, эшләре судта каралганда, еш кына штрафны вакытында түләмәүне акча юклыкка, беркайда да эшләмәүгә (ләкин  “Илеш районы халкын эш белән тәэмин итү үзәге” ДКУда, эшсез буларак, исәптә торулары хакында белешмә китермиләр) сылтаналар. Димәк, аларның эшкә урнашырга  яки  учетка басарга, эшсезлек буенча пособие алырга һәм штрафын түләргә теләге юк. Аерым очракларда законны санламаучы мондый гражданнарга карата, әлбәттә, эшнең бар ягын да исәпкә алып, судьялар административ кулга алуны куллана. Мәсәлән, агымдагы елның май аенда суд прис-тавы – башкаручысы закон таләбен үтәмәгәне өчен җәмәгать урынында эчкән килеш күренеп, моның өчен билгеләнгән вакытка штрафын түләмәгән, беркайда да эшләмәгән гражданин Ф.га 1000 сум күләмендә штраф сала. Штрафын түләве хакында дәлил китермәгәч, бер айдан соң суд приставы Ф.га карата протокол төзи һәм судка җибәрә. Һәм мир судьясы аны өч тәүлеккә кулга алырга дигән карар чыгара.

Закон бозучыларга шуны җиткерәсе килә: суд яисә, суд приставы – башкаручысы тарафыннан салынган штраф вакытында түләнергә яисә мәҗбүри рәвештә юллап алынырга тиеш.

Илнар Нурисламов,

БР буенча Русия суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең Илеш районы суд приставлары бүлегенең суд приставы - башкаручысы.