Криминальная хроника

Район полиция бүлеге хәбәр итә

Коралыңны тапшыр да – акча ал

Корал һәм сугыш кирәк-яракларының законсыз әйләнешен булдырмау, гражданнарны хокук бозуларны профилактикалауга һәм җинаятькә каршы көрәшкә җәлеп итү максатында БР Хөкүмәте тарафыннан “Законсыз сакланган корал һәм сугыш кирәк-яракларын ирекле рәвештә тапшырган гражданнарны бүләкләү турында”гы карарга кул куелды.

Бу максатта БР Эчке эшләр министрлыгы приказына ярашлы, 12-16 ноябрьләрдә республика территориясендә “Коралыңны тапшыр да – акча ал” оператив-профилактик операция үтә. Шуңа ярашлы, гражданнарның законсыз сакланган корал, сугыш кирәк-яраклары һәм шартлаучы корылмаларын тапшыруларын сорыйбыз.

Илшат Шәрифуллин,

район полиция бүлегенең лицензия-рөхсәт бирү эше буенча өлкән инспекторы, полиция капитаны.