Криминальная хроника

Район полиция бүлегендә

Рейдлар үз нәтиҗәсен бирде

Агымдагы елда район территориясендә наркотиклы матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьләрне ачыклау һәм профилактикалау максатында оператив-профилактик рейдлар үткәрелде. Бу җәһәттән наркотиклы матдәләрне әзерләүчеләрне, сату белән шөгыльләнүчеләрне, куллану-чыларны ачыклау буенча максатлы эш алып барылып, әлеге юнәлештә алынган мәгълүматлар вакытында тикшерелә.

Рейдлар вакытында Югары Яркәй авы-лында яшәүче 1 кешенең дезоморфин саклавы, 1 гражданинның  аны сатуы ачыкланды. Тәҗәй авылында 1 хуҗалыкта киптерелгән мәк табылды, Рсай авылыннан 1 хатын-кызның  мәк сатканлыгы билгеле булды. Әлеге фактлар буенча гаеплеләргә карата РФ Җинаять кодексының 128нче статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылып, судка тапшырылды.

РФ “Административ хокук бозулар турында”гы законның 6.9 статьясына ярашлы,  табиб күрсәтмәсе булмаган килеш наркотиклы матдәләр кулланган өчен, 4 кеше административ җаваплылыкка тарттырылды.

“Мәк-2012” оператив-профилактик операциясе рамкаларында мәк һәм кыргый киндер үсемлеге җитешкән чорда Рсай һәм Йонны авылларында, авыл советы авыл биләмәләре белән берлектә чабу һәм яндыру юлы белән,  наркотиклы үсемлекләр юк ителде.

Киләчәктә дә авыл советы авыл билә-мәләре башлыклары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре наркотиклы үсемлекләрне юкка чыгаруга җаваплы карар, хокук саклау органнарына даими ярдәм, хезмәттәшлек күрсәтер, дип ышанабыз.

Артур Нәдршин,

район полиция бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе оперуполномоченные, полициянең өлкән лейтенанты.