Криминальная хроника

Район прокуратурасында

Шәхси мәгълүматлар - кагылгысыз

Илеш районы гражданының мөрәҗәгате буенча  “Уют” җәмгыяте директорына РФ административ-процессуаль кодексының 13.11 статьясы нигезендә 500 сум  күләмендә штраф салынды.

Район прокуратурасы Илеш районы гражданы мөрәҗәгате буенча “Уют” җәмгыятендә 2006 елның 27 июлендә кабул ителгән Федераль закон (арытаба закон диелә) үтәлешен тикшерде.

Югары Яркәйнең Совет урамындагы 10, 10/1, 10/2 һәм 10/3 санлы йортлар подъездларындагы игъланнар тактасына “Уют” җәмгыятенә җылылык өчен бурычлары булган фатир хуҗаларының исемлеге  язып эленгән. Анда һәр гражданның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме,адресы, бурычының күләме конкрет күрсәтелгән. Ягъни физик шәхеснең персональ биремнәре китерелгән. Әлеге факт буенча җәмгыять директорына карата 13.11 статья буенча административ хокук бозулар турында эш кузгатылды. Яки гражданнар турында мәгълүмат җыю, саклау, файдалану яки тарату тәртибен бозу мәсьәләсе тикшерелде. Нәтиҗәдә, тикшерү йомгаклары һәм район прокуроры карары район мир судьясы тарафыннан каралып, вазифалы шәхес административ җаваплылыкка тарттырылды һәм аңа 500 сум күләмендә штраф салынды.

Динар  Хәйруллин, район прокуроры ярдәмчесе.