Криминальная хроника

Район прокуратурасында

Тикшерүләр эзсез калмый

Район прокуратурасы тарафыннан “Агроил” МУПта эш хакын түләүдәге өзеклекләрне ачыклау буенча тикшерүләр үтте.

Ә.С.Шәрипов “Агроил” муниципаль унитар предприятиесе директоры итеп 2011 елның 28 августында тәгаенләнә.

  Бу чорга ук инде хезмәткәрләргә 213 мең 712 сум хезмәт хакы түләнмәгән була. Шуңа карамастан, предприятие җитәкчелеге тарафыннан алда күрсәтелгән, шулай ук агымдагы эш хакын түләүләр буенча тиешле чаралар күрелми. Киресенчә, бурычның бүгенге көнгә 500 мең сумгача җитүе ачыкланды.

Хезмәткәрләргә, ике айдан артык эш хакы түләмәгән өчен, директор Ә.С.Шәриповка карата булган дәгъвалар Дүртөйле районара тикшерү бүлегенә җибәрелеп, аңа җинаять эше кузгатылды.

Таһир Гыйбәдуллин,

район прокуроры, юстиция советнигы.