Криминальная хроника

Район прокуратурасында

Ата-ана бурычы үтәлергә тиеш

Гаилә закончалыгына ярашлы, ата-аналар үз балаларын тәрбияләргә, аларның сәламәтлеген, физик, психик, рухи һәм әхлакый яктан үсешен кайгыртырга,  шулай ук РФ Хезмәт кодексының 80нче статьясына ярашлы, һәрьяклы тәэмин итәргә бурычлы.

Район прокуратурасы тарафыннан ата-аналарның балигъ булмаган балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча закончалыктагы бурычларын үтәү өлешенең үтәлеше тикшерелде. Нәтиҗәдә, балигъ булмаганнарның милеккә хокуклары бозылуы ачыкланды.

РФ Гаилә кодексының 60нчы статьясына ярашлы, баланы ата-анасы һәм гаиләнең башка әгъзалары  законда күрсәтелгәнчә  тәэмин итәргә бурычлы. Тикшерүләр барышында кайбер ата-аналарның алимент бурычларын түләмәүләре ачыкланды. Әлеге факт буенча район прокуратурасы РФ административ хокук бозулар кодексына ярашлы, 5 ата-анага административ хокук бозулар буенча эш кузгатты. Балигъ булмаган балаларын тәрбияләү, укыту, матди тәэмин итү, хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча бурычларын үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән өчен алар, искәртү рәвешендә, административ җаваплылыкка тарттырылды.

Динар Хәйруллин,

район прокуроры ярдәмчесе.