Криминальная хроника

Район полиция бүлегендә

Сабыеңның хәвефсезлеген тәэмин ит!

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, транспорт чараларында балаларны саклау җайланмалары аларның үлемен -  71, өлкәнрәкләренекен 54 проц. киметүгә мөмкинлек бирә.

РФ юл йөрү кагыйдәләренә ярашлы, транспортта балаларны йөртү, аның конструкциясен исәпкә алып, аларның хәвефсезлеген тәэмин иткән очракта гына, рөхсәт ителә. 12 яшькә чаклы кызларны, малайларны кулбашыннан һәм күкрәк өлешеннән эләктереп куярдай хәвефсезлек каешы белән җиһазландырылган, яки буена һәм авырлыгына туры килгән махсус тотып калу корылмасы  (люлька, махсус кресло, өстәмә урындык) булган транспортта йөртү мөһим. Автомобильнең алгы утыргычында махсус тотып калу өчен корылма булу мотлак шарт булып тора. 12 яшькә чаклы балаларны мотоциклның арткы утыргычына утыртып йөртү тыела. Әлеге кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә 500 сум күләмендә административ штраф салына.

Өлкән пассажир баланы алдына утыртмыйча, махсус корылмага утыртырга яки хәвефсезлек каешы белән эләктереп куярга тиеш, чөнки сәгатенә 50км тизлектә хәрәкәт иткән транспорт кинәт туктаганда, сабый үзенең тән авырлыгыннан якынча 30 тапкырга күбрәк көч белән бәрелә. Тагы шунысы да куркыныч тудыра: бәләкәчне тотып утырган кеше үз авырлыгы белән аны каплап, имгәтергә мөмкин.

Лиана Исламгалиева,

район юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.