Криминальная хроника

Район прокуратурасында

Тикшерүләр үтте

Район прокуратурасы тарафыннан авыл советы авыл биләмәсе хакимияте биналарында янгынга каршы режим үтәлешенә тикшерүләр үткәрелде.

Нәтиҗәдә, стандартларда, нормаларда һәм кагыйдәләрдә билгеләнгән янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозулар ачыкланды.

Билгеләнгән фактлар буенча район прокуратурасы 22 авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.4 статьясына ярашлы, административ хокук бозу буенча эш кузгатты.

Динар Хәйруллин,

район прокуроры ярдәмчесе.