Криминальная хроника

Район прокуратурасында

Балигъ булмаганнарның җинаять эше каралды

Август аенда район суды тарафыннан Югары Яркәй авылында яшәүче чит милек урлаган 6 балигъ булмаганның җинаять эше каралды.

Тикшерү барышында агымдагы елның гыйнвар аенда 4 балигъ булмаган баланың 10 мең сумга “ВАЗ-21061” маркалы автомобиль сатып алуы ачыклана. Үзләре янына тагын 2 яшүсмерне җәлеп итеп, алар гыйнвар-апрель айларында районның төрле авылларында йөреп, тимер конструкцияләр, изделиеләр һәм автомобильләргә запас частьләр урлыйлар. Запас частьләрнең бер өлешен үзләренең автомобиленә куялар. Тимер калдыклары җыю пунктына тимер конструкцияләре һәм изделиеләре саткан акчага автомобильләренә ягулык салалар.

Агымдагы елның 10 гыйнварында Югары Яркәй авылында яшәүче 5 балигъ булмаган явыз ният белән  гараждан “ВАЗ-21061” автомобиленнән запас частьләр урлау буенча алдан үзара килешәләр. Аларның берсенең “ВАЗ-21061” автомобилендә идарә итүендә, чит милекне урлау максатында, Түбән Яркәй авылына киләләр һәм ишеккә эленгән йозакны ватып,

“ВАЗ-21061” маркалы автомобиль сакланучы гаражга үтеп керәләр. Хуҗага 11мең 900 сумлык матди зыян салып, әлеге техниканың детальләрен урлыйлар һәм аларның бер өлешен үзләренең автомобиленә куялар.

Хөкем ителүчеләр тарафыннан 2012 елның гыйнвар-апрель айларында барлыгы 3 җинаять, 2 урлашу,

1 урлашырга омтылу ясала. 3 җинаятьне 4-5 балигъ булмаган үсмер кыла.

Каралган җинаять эше нәтиҗәләре буенча хөкемгә тарттырылучы 6 балигъ булмаган суд тарафыннан гаепле, дип табылды. Яшьләре җитмәү сәбәпле, РФ Җинаять кодексының 90нчы статьясы положениесе нигезендә, алар җинаять җаваплылыгыннан азат ителде, әмма аларга карата төрле тәрбия чаралары билгеләнде. Шулай ук суд тарафыннан җинаять кылу коралы булып исәпләнгән “ВАЗ-21061” автомобиле дәүләт файдасына конфискацияләнде.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

Динар Хәйруллин, район прокуроры ярдәмчесе.