Криминальная хроника

Район полиция бүлегендә

Сез моны белергә тиеш

Эчке эшләр органнарында төрле вакыйгалар турында гаризалар, хәбәрләр һәм башка мәгълүматлар  кабул итү һәм гариза бирүчеләрнең хокуклары турында аерым кагыйдәләр бар:

- эчке эшләр органнары административ хокук бозулар, яисә җинаять билгелә-ре ачыкланырга мөмкин булган төрле җинаятьләр, хәбәрсез рәвештә кеше югалу, шәхси яки җәмәгать хәвефсезлегенә куркыныч тудырган, шул исәптән бә-хетсезлек очраклары, юл-транспорт вакыйгалары, аварияләр, катастрофалар, гадәттән тыш хәлләр, массакүләм тәртипсезлекләр, кешеләрнең күпләп агулану очраклары, стихияле бәла-казалар һ.б. вакыйгалар турындагы хәбәрләрне һәм язма гаризаларны кабул итеп, тикшерергә бурычлы. Җинаятьләр турындагы гаризага шулай ук үзе башкарган җинаять турында үз ирке белән хәбәр итү дә (явка с повинной) керә;

- РФ Җинаять-процессуаль кодексының 141 нче статьясының 2нче өлешенә  ярашлы, җинаятьләр турындагы язма гаризага аны тапшыручының имзасы куелырга тиеш. Әлеге кодекс-ка ярашлы, җинаятьләр турындагы телдән гаризалар протоколга кертелеп, аны тапшыручының һәм кабул итүченең имзалары куела. Үзе башкарган җинаять турында үз ирке белән язма рәвештә тапшырылган гариза, телдән  дә кабул ителә.  Телдән кабул ителгән гариза РФ Җинаять-процессуаль кодексының 141нче статьясының 3 нче өлешенә  ярашлы, протоколга кертелә;

- җинаятьләр һәм вакыйгалар турында хәбәр, аларның кылыну вакытына һәм уры-нына, мәгълүматларның тулы булу-булмавына бәйсез рәвештә, тәүлек әйләнәсенә барлык эчке эшләр органнарында да кабул ителә.  Гариза тапшыручыга аны кабул итү вакыты, көне һәм кабул иткән хезмәткәр хакында мәгълүматлар күрсәтелгән документ тапшырыла;

- җинаять кылыну хакында гариза, яисә хәбәр алганнан соң – 3, аерым очрак-ларда 10 тәүлек эчендә эчке эшләр органнары тарафыннан түбәндәге карарларның берсе кабул ителергә тиеш: җинаять турындагы гариза буенча: җинаять эше ачу, җинаять эше ачудан баш тарту, хөкем итү яки тикшерү буенча тапшыру турында; административ хокук бозу турындагы гариза буенча: административ хокук бозу турында эш кузгату, административ хокук бозу турында эш кузгатудан баш тарту турында күрсәтмә чыгару, карап тикшерү өчен ведомствога тапшыру турында.

Бу хакта гариза тапшыручыга хәбәр ителеп, ул  РФ Җинаять-процессуаль кодексының 123нче, 124нче, 125нче статьяларына ярашлы, әлеге карарга ризасызлык белдерсә, алдан тикшерү урыны буенча тикшерү органы җитәкчесенә, прокуратурага яисә судка шикаять белән мөрәҗәгать итә  ала. Тикшерү органы җитәкчесенә, прокурорга шикаять язма рәвештә алдан тикшерү үткәрүче сорау алу бүлеге һәм башка вазифалы шәхесләргә карата бирелергә мөмкин. Гариза бирүченең конституцион хокукларына һәм ирегенә зыян китерергә мөмкин булган карарлар һәм гамәлләр суд тәртибендә карала. Прокурор шикаятьне – 3, аерым очракларда 10 тәүлек эчендә карый һәм аны тулысынча, яисә өлешчә канәгатьләндерү, яки канәгатьләндерүдән баш тарту хакында карар чыгара. Бу хакта гариза бирүчегә хәбәр ителә.

Шикаять сорау алучы, тикшерүче, тикшерү органы җитәкчесе яки прокурор аша турыдан-туры судка тапшырылырга мөмкин. Судья суд утырышында 5 тәүлек эчендә сорау алучының, тикшерүченең, тикшерү органы җитәкчесенең, прокурорның гамәлләренең һәм карарларының дөреслеген тикшерә. Шикаятьне карау нәтиҗәләре буенча судья тиешле вазифалы шәхес гамәленең,  яки карарының дөреслеге яисә нигезсезлеге, хаталарны бетерү мөһимлеге, шикаятьнең канәгатьләндерелмәве турында тиешле карар чыгара. Судья карары гариза тапшыручыга, прокурорга һәм тикшерү органы җитәкчесенә җибәрелә.

Административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча  карарның тәртибе һәм шикаять язу вакыты әлеге кодексның 30.1, 30.19нчы статьяларында күрсәтелгән.

Җинаятьләр, административ хокук бозулар, вакыйгалар турындагы гаризаларны һәм хәбәрләрне кабул итү, яисә кабул итүдән баш тарту белән бәйле гамәлләргә шикаять белән сез район прокуратурасына, мир судына, район полиция бүлегенә яки Уфа шәһәре, Ленин урамы, 7нче йорт адресы буенча (индекс - 450000) мөрәҗәгать итә, шулай ук БР Эчке эшләр министрлыгының 8(347)128, район полиция бүлегенең 5-36-36 “ышаныч телефоны”на шалтырата аласыз.

Моннан тыш, сез кабул итү,   теркәү һәм җинатьләр турындагы хәбәрләр һәм хокук бозулар буенча башка мәгълүматларны бердәм порталдан (www.gosuslugi.ru) карап, дәүләт хезмәте белән файдалана аласыз. Әлеге адрес буенча сез Русия эчке эшләр министрлыгы департаментларына интернет-хәбәр җибәрә аласыз.

Азамат Тимуршин,

район полиция бүлеге начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы, полиция майоры.

 

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчелегенең гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү графигы:

- Фларит Назыйф улы Латыйпов, район полиция бүлеге начальнигы, полиция полковнигы – сишәмбе көн, 1нче бүлмә;

- Азамат Дамир улы Тимуршин, бүлек начальнигы урынбасары, полиция майоры -  җомга, 17 нче бүлмә;

-  Эдуард Ринат улы Нәгыймов, бүлек начальнигы урынбасары, эчке хезмәт майоры – дүшәмбе, 10 нчы бүлмә;

- Илшат Зөфәр улы Кашапов, бүлек начальнигы урынбасары, тикшерү төркеме начальнигы, юстиция подполковнигы – җомга, 3нче бүлмә;

- Рәис Рәфәгать улы Насртдинов, бүлек начальнигы ярдәмчесе, шәхси состав белән эшләү буенча бүлек начальнигы, эчке хезмәт өлкән лейтенанты – шимбә,                   2 нче бүлмә;

- Илгиз Иршат улы Гыйльфанов, полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары, полиция майоры – пәнҗешәмбе, 19 нчы бүлмә;

- Марат Әмирҗан улы Зарипов, полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары, полиция майоры - чәршәмбе, 26 нчы бүлмә;

- Илдар Фирдәвис улы Гыймазетдинов, полиция начальнигы урынбасары, полиция майоры – сишәмбе, дежур часть;

- Динар Хәниф улы Мифтахов,  штаб начальнигы, эчке хезмәт майоры – шимбә, 8 нче бүлмә;

- бүлек җитәкчелегеннән җаваплы кеше – көн дә, 18 сәгатьтән соң.

 

Үз милкегезгә битараф булмагыз!

Ел саен полиция хезмәткәрләренең кисәтүләренә карамастан, район агросәнәгать комплексы предприятиеләреннән, шәхси хуҗалыклардан, шулай ук иректә караучысыз йөргән малларны урлау фактлары күзәтелә. Агымдагы елда 8 шундый очрак теркәлде. Соңгы ике айда гына да хуҗалыклардан 3 мал югалды.

Урлашуларга конкрет килгәндә, М.Горький ис., “Маяк”, М.Гәрәев ис.  кооперативлар, М.Гафури ис. МУАХП, “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Манчар” производство участогы, “Урал” җәмгыяте һәм бер шәхси ху-җалык аерым кешеләрнең комсызлыгы, ягъни җиңел табыш алырга омтылуы аркасында зыян күрде. Әлбәттә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кичке сәгатьләрдә каравыл оештырылырга тиеш. Каравылчыларның үз бурычларына намус белән каравы һәм уяулыгы аркасында бу очрак-ларны булдырмаска да мөмкин иде. Кайбер хуҗалыкларда ул шулай да. Мәсәлән, “Урал” җәмгыятендә каравылчы  И.Әсадуллинның үз бурычын төгәл үтәве, уяулыгы һәм үз вакытында полиция хезмәткәрләренә хәбәр итүе нәтиҗәсендә урлашу белән бәйле җинаять тиз арада ачыкланып, урланган мал фермага кайтарыла. Ә кайбер хуҗалыкларда сакчылар булып та, урлашуны кисәтмәүләре һич кенә дә аңлашылмый. Әлбәттә, И.Әсадуллин кебек сакчылар күбрәк булганда, күңелсез хәлләр дә азрак булыр иде.

Урлашуларга килгәндә, барлык фактлар буенча да бурларга карата җинаять эше кузгатылды.

Искәртеп, шәхси хуҗалык һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләренә шуны җиткерәсе килә: малларын караучысыз иреккә чыгармасыннар, шәхси секторда мал абзарларын кичкә бикләп куйсыннар иде; хуҗалыкларга исә, фермаларда каравыл булдыру, ферма территорияләрен әйләндереп алу шарт. Үз милкеңә битараф булу – бурларга ишекне ачып кую дигән сүз.

Фларис Нурлыгаянов,

участок уполномоченныйлары һәм бәлигъ булмаганнар эше  буенча бүлек начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы.