Криминальная хроника

Район прокуратурасында

Тикшерүләр эзсез калмый

Район прокуратурасы тарафыннан XXII партсъезд ис. кооперативта хезмәт закончалыгының эш хакын түләүгә кагылышлы өлешенең үтәлеше буенча тикшерү үткәрелде.

Биредә РФ Хезмәт кодексын бозуга юл куелып, агымдагы елның июнь-июль айларына 105 хезмәткәргә 900 мең сумнан артык хезмәт хакы түләнмәве ачыкланды. Моннан тыш, кооператив җитәкчелеге тарафыннан район статис-тика бүлегенә хезмәт хакы буенча бурычлар турында белешмәләр бирелмәгән. Шулай ук “Илеш районы халкын эш белән тәэмин итү үзәге” дәүләт казна учреждениесенә вакантлы эш урыннары, инвалидларны эшкә алу өчен квота үтәлеше турындагы мәгълүматлар җиткерелмәгән.

Гражданнарның хезмәт хокукларын гамәлгә ашыру максатында, район прокуратурасы эш хакын юллап алу турындагы гариза белән судка мөрәҗәгать итте. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 19.7, 13.19 һәм 5.27нче статьялары нигезендә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү закончалыкларын һәм статистик отчет бирү тәртибен бозу фактлары буенча кооператив җитәкчесенә карата административ хокук бозулар буенча эш кузгатылды. Кооператив җитәкчесенә ачыкланган хезмәт закончалыгын бозуларны бетерергә күрсәтмә бирелде һәм граж-даннарның хезмәт хакына бәйле хокукларын бозуны дәвам итсә, РФ Җинаять кодексының 145.1нче статьясы буенча җаваплылыкка тарттырылачагы турында искәртелде.

Таһир Гыйбәдуллин,

район прокуроры, юстиция советнигы.