Криминальная хроника

Район полиция бүлегендә

Наркотиклар – XXI гасыр дуамаллыгы

“Наркомания” – грек телендәге тәрҗемәсе дуамаллык, һәвәслек дигән төшенчәне аңлата. Рәсми медицина күзлегеннән караганда, бу чирне кеше организмына тәэсир итүче матдә - наркотиклар барлыкка китерә һәм психик, физик бәйлелек тудыра. Юридик яктан караганда исә, закон буенча тыелган матдәләр куллану наркомания булып исәпләнә.

Гадәттә, кешеләр психотроплы препаратлар тормышта алалмаган рәхәтлекне бирә, дип уйлый һәм үзлегеннән аны куллана башлый. Дөнья гел генә син уйлаганча бармый. Ниндидер мөһим эш башларга, яисә башка кешеләр белән бәйләнешкә керергә кирәк икән, авырлыкларны җиңәргә, юк-югында каршылыклар белән очрашырга туры килә. Һәм шундый очракта кеше югалып калырга мөмкин. Әгәр наркотик куллансаң һәм аның дозасы җиткелекле булса, нәтиҗә гарантияләнә, бар максатлар тормышка ашырыла.

Үз-үзен күрсәтә алсын – җәмгыятьтә кешегә шундый шартлар тудырылырга тиеш. Шул чакта ул канәгатьлек кичерәчәк һәм наркотиклар кулланудан баш тартачак. Яшәештә нәкъ шуңа ирешергә кирәк тә.

Наркотик кулланучылар аны зарарсыз, дип уйлый. Билгеле, аңлагач, соң була, чөнки ансыз тора алмыйлар. Ә закон тарафыннан аларның ачыктан-ачык әйләнеше тыелган. Шуңа карамас-тан, наркоман «үз дозасын» эзли, табарга тырыша. Сорау булгач, “җиңел табыш” алырга теләүчеләр табылып тора…

Кызганычка каршы, наркомания проблемасы безнең районны да читләтеп үтми. Анализлар шуны күрсәтә: ел саен наркотик кулланучылар, аларны саклаучылар, сатучылар кулга алына. Мәсәлән, 2012 елда өй шартларында синтезлау юлы белән әзерләнгән наркотик средство (“дезоморфин”) сатканы өчен гражданин “Б” тотылып, аңа карата җинаять эше кузгатылды һәм ул ирегеннән мәхрүм ителде. Шулай ук наркотик (мәк саламы) реализацияләгәне өчен гражданка “И” ачыкланып, аңа карата да җинаять эше кузгатылып, тикшерү эше алып барыла.

Наркотиклар саткан өчен РФ Җинаять кодексының 228.1

статьясы нигезендә җинаять җаваплылыгы: әлеге статьяның 1нче өлеше буенча – 4 елдан 8 елга кадәр, 2нче өлеше буенча – 5тән 12 елга кадәр, 3нче өлеше буенча 8дән 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Заман “чирен” әзерләүчеләрне, реализацияләүчеләрне вакытында белеп, ачыклап, тиешле чара күргән очракта, билгеле, аның белән көрәшү – күпкә җиңелрәк. Шуның өчен наркотик кулланучыларны, сатучыларны белүчеләрнең хокук саклау органнарына хәбәр итүләре сорала.

Илшат Кашапов,

район полиция бүлегенең тикшерү төркеме начальнигы, юстиция подполковнигы.