Криминальная хроника

Район прокуратурасында

Төзелеш законлы булсын

Илеш районы прокуратурасы тарафыннан шәхси эшкуар Сәлимә Га-рипованың шәһәр төзелеше закончалыгы белән бәйле эшчәнлеге тикшерелде. Тикшерү вакытында тиешле рөхсәте булмаган килеш аның “Экспресс оптика” магазинына янкорма төзүе ачыкланды. Әлеге шәхси объект торак булмаган объект төренә керә.


Подробнее...

Район полиция бүлегендә

Бурның урыны- төрмәдә

Чит кеше милеген урлау яки талау иң киң таралган җинаятьләрдән исәпләнә. Урлашканда җинаятьче сиздермичә, чит-ят кешеләрдән яшерен рәвештә, үзенең эзен калдырмаска тырышып эш итә. Бу төр җинаять төрле квалификацияле билгеләр белән характерлана. Мәсәлән, бинага яки башка әйбер саклана торган урынга законсыз рәвештә үтеп керү, алдан сөйләшү буенча урлашу, йортларга яки фатирларга басып керү, аеруча зур күләмдә урлашулар һ.б.


Подробнее...

Район полиция бүлегендә

  Участок уполномоченныйлары- иминлек сагында

Полициянең участок уполномоченныйлары хокук бозуларны кисәтүдә башлангыч звено , ягъни урындагы власть вәкилләре, гражданнарны җинаятьчел һөҗүм итүләрдән саклаучы һәм аларның хокукларын, ирекләрен яклау гаранты булып тора. Бу хезмәткәрләргә полициянең җәмгыятьтәге урынын ныгыту , тырышлыкны халык яшәгән авылларда һәр кеше белән профилактик эш алып бару чараларын көчәйтүгә юнәлтү бурычы куела.


Подробнее...

Кеше һәм закон

Карун ике тапкыр түли

Суд приставлары – башкаручылары эшендә “Карун ике тапкыр түли” дигән халык әйтемен еш кулланырга туры килә. Бу штраф салу турында судья карары законлы көченә кергән көннән алып, административ хокук бозулар өчен салынган штрафларын 30 көн эчендә түләмәгән (РФнең хокук бозулар турындагы кодексы – 20.25нче статьяның 1нче өлеше) гражданнарга, вазифалы, юридик шәхесләргә кагыла. Әлеге таләпне бозуга – санкция каты, ягъни штрафны 30 көн эчендә түләмәүчегә суд карары нигезендә түләнмәгән штрафның ике тапкыр күләме дәрәҗәсендә яңадан штраф салына яисә ул 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына. Кызганычка каршы, күп гражданнар, вазифалы шәхесләр бу таләпнең җитдилеген бәһалап бетерми.


Подробнее...

Район полиция бүлеге хәбәр итә

Коралыңны тапшыр да – акча ал

Корал һәм сугыш кирәк-яракларының законсыз әйләнешен булдырмау, гражданнарны хокук бозуларны профилактикалауга һәм җинаятькә каршы көрәшкә җәлеп итү максатында БР Хөкүмәте тарафыннан “Законсыз сакланган корал һәм сугыш кирәк-яракларын ирекле рәвештә тапшырган гражданнарны бүләкләү турында”гы карарга кул куелды.


Подробнее...

Страница 2 из 10