Рейдлар үз нәтиҗәсен бирде
Агымдагы елда район территориясендә наркотиклы матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьләрне ачыклау һәм профилактикалау максатында оператив-профилактик рейдлар үткәрелде. Бу җәһәттән наркотиклы матдәләрне әзерләүчеләрне, сату белән шөгыльләнүчеләрне, куллану-чыларны ачыклау буенча максатлы эш алып барылып, әлеге юнәлештә алынган мәгълүматлар вакытында тикшерелә.