Спорт

Котлыйбыз!

Күптән түгел Агыйдел шәһәрендә уку һәм яшәү урыны буенча балалар, үсмерләр клублары һәм үзәкләре арасында республика җәйге спорт фестиваленең финал ярышлары үтте. Ул спортның алты төре: футбол, шахмат, өстәл теннисы, җиңел атлетика, милли көрәш, волейбол буенча оештырылды. Фестивальдә катнашучы район спортчылары исемнәренә тап төшермичә, зур җиңү белән кайтты. 

Әйткәндәй, волейболда (тренерлары - Р.Шәйхелисламова) район командасы (составында - Т.Сәмигуллина, К.Нургалиева, Г.Хәмитова, А.Наҗарова, А.Әминева, А.Хәйретдинова, Э.Кашапова) икенче ел рәттән I урынны яулады. Милли көрәштә илешлеләр икенче урынга чыкты. Шәхси беренчелектә (тренерлары И.Ямалиев) Айнур Кәримов (45 кг авырлык категориясендә) - I, Илдус Исламов (40 кг), Илдар Сәлимгәрәев (50 кг), Нияз Кадербәков (55 кг) – II урыннарда. Җиңел атлетлар да сынатмады: Руслан Вездецкий - граната ыргытуда, Динар Шәрипов озынлыкка сикерүдә беренчелекне кулларыннан ычкындырмады. Галия Муллагалиева 500 метрга йөгерү һәм граната ыргытуда III урын яулады. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар БР Спорт һәм яшьләр сәясәте, Мәгариф министрлыкларының Почет грамотасы, медальләре белән бүләкләнде.