Спорт

Киеренке ярыш дәвам итә

Югары Яркәйдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексында мини-футбол буенча ярышлар дәвам итә.

Алдан хәбәр итүебезчә, уеннар график нигезендә оештырыла. Шул рәвешле, 22 гыйнвардагы  ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, район полиция бүлеге район үзәк дәваханәсе спортчыларын  - 5:0 исәбе, ә Илеш районы электр челтәре командасын 2:0 исәбе белән җиңде. Муниципаль район хакимияте командасы “Газпром  газораспределение  Уфа” АҖ Дүртөйле шәһәре филиалының Илеш комплекслы  хезмәте футболчылары белән очрашып, уен 7:4 исәбенә  тәүгеләрнең җиңүе белән тәмамланды.

23 гыйнварда да ФОКның уен залында бәйге кызганнан-кыза барды. Анда «Донс» автосервисы белән район үзәк дәва-ханәсе арасындагы уен 4:1 исәбе белән тәмамланса, Череккүл авыл советы авыл биләмәсе командасы районның шәхси эшкуарларын 6:3 исәбе белән җиңде. Илеш районы электр челтәре спортчылары белән район суд приставлары бүлеге хезмәткәрләре үзара ярышып, уен 3:2 исәбенә тәмамланды.

24 гыйнварда  Илеш районы электр челтәре командасы  «Донс» автосервисы белән көч сынашып, тәүгеләре 7:0 исәбе белән җиңде. Район полиция һәм  район суд приставлары бүлекләре арасындагы бәйге 5:0 исәбе белән тәмамланса, шәхси эшкуарлар  яхшы уен күрсәтеп, “Газпром  газораспределение  Уфа” АҖ Дүртөйле шәһәре филиалының Илеш комплекслы  хезмәте 10:0 исәбе белән җиңү яулады.

27 гыйнварда да киеренке уеннар дәвам итеп, район полиция бүлеге хезмәткәрләре белән «Донс» автосервисы арасындагы бәйге - 4:1, Череккүл авыл советы авыл биләмәсе командасы белән  муниципаль район хакимияте спортчыларыныкы 5:2 исәбе белән тәмамланса, «Иш-тау» җәмгыяте дә сынатмады, алар “Газпром  газораспределение  Уфа” АҖ Дүртөйле шәһәре филиалының Илеш комплекслы  хезмәте футболчыларын 7:2 исәбе белән җиңде.