Спорт

2014 – Русия Федерациясендә һәм Башкортстанда Мәдәният елы

Уңайлыкларга - бер адым

Илеш – моңлы, нурлы һәм сәнгать әһелләренә бай төбәк. Райондашларыбыз белән сокланырлык та, горурланырлык та, алардан үрнәк тә алырлык. 

Бишкурай авылы халкы да җанлы тормыш алып бара. Мәдәният йорты хезмәткәрләре  тырышлыгы белән һәрдаим чаралар, кичәләр  үткәрелеп торуы, түгәрәк-оешмалар, клуб-
лар эшләве, вокал коллективлары оештырылуы – моңа ачык мисал. Кыскасы, авыл уртасында урнашкан һәм якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууының 90 еллыгы уңаеннан капиталь ремонт үткәрелгән Бишкурай авыл мәдәният йорты әлеге юнәлештә зур роль уйный. Ул авылның горурлыгына әйләнде дисәң дә, хата булмас.

Хезмәткәрләренең уңышлары да сөенде-рә. Мәсәлән, 2012 елда авыл китапханәчесе Рәфилә Галемханова  «Тере истәлек – мәң-гелек» дип аталган проект тәкъдим итеп, 100 мең сумлык грант иясе булды. Әйткәндәй, якташларыбызның героизмы хакында күбрәк мәгълүмат алу, яшь буынның күңелендә патриотик рух тәрбияләү максаты белән эшләнгән әлеге проект ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы-штурмовик  Муса Гәрәев тормышына багышланган иде.

 Узган елда тагы да бер шатлыклы вакыйга кичерделәр -  район  үзәкләштерелгән китапханәләр системасы составындагы Бишкурай авыл китапханәсенә беренчеләрдән булып «Модельле» дигән статус бирелде. Шул рәвешле, актив китап укучылар китапханәдә булган язма материал белән генә чикләнеп калмыйча, башка китапханәләр белән интернет аша бәйләнештә тору  мөмкинлегенә ия булды.

Тантанага  килгән кунакларны – муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Р.Н.Галимовны, район мәдәният бүлеге начальнигы Г.Ш.Әлимбәковны,   «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры Ф.Я.Зиннәтуллинаны биредә икмәк-тоз белән каршы алдылар, кызыл тасма кисү хокукы да аларга бирелде. «Ак яулык» - фольклор,  укытучылар вокал төркеме әгъзаларының, балалар бию коллективының чыгышлары тантанага үзенә генә хас ямь өстәде. Кичәдә «Тирмәкәй», «Аманат»  балалар клублары  да (җитәкчеләре – Бишкурай урта мәктәбе укытучылары Нәҗибә Кадыйрова, Земфира Тимерханова)  катнашты. Бишкурай урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзилә Хәдимуллина аны күңелле итеп алып барды. Китапханәдә  балалар өчен «Нәниләр почмагы» да оештырылды.

Чарада авылның яше дә, карты да зур теләк белән катнашты. Гомумән,  уңайлыкларга тагы да бер адым ясаудан  һәркем канәгать булды һәм  район, урындагы җитәкчелеккә зур рәхмәт белдерде.

Нәзилә Хәбибуллина,

БДУның  башкорт филологиясе һәм журналистика факультетының 5 курс талибәсе.