Спорт

Безгә язалар

Чаңгыда – иң җитезләр

Исанбай авыл советы авыл  биләмәсендә спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару максатында күп кенә эшләр башкарыла.  Мәсәлән, узган җомгада Исанбай төп мәктәбе һәм авыл советы авыл биләмәсе коллективлары катнашлыгында чаңгы ярышы уздырылды.

Әйтергә кирәк, мәктәп укытучылары Гөлназ Хәсәнова, Азамат Басыйров, Маргиз Сатвалов, повар Физәлия Мостафина, авыл советы авыл биләмәсе техник хезмәткәре Нәфидә Сәлимгәрәева ярышта зур активлык күрсәтте. Чара бик киеренке барып, җиңүчеләр дә билгеләнде. 1 чакрым араны хатын-кызлар арасыннан иң беренче  булып Гөлназ Хәсәнова үтте, ә инде ир-егетләрдән Маргиз Сатваловка тиңләшүче булмады.

Алия Мостафина,

Исанбай авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенең яшьләр эше буенча белгече.

 

Хоккей – көчлеләр уены

Хоккей – көч һәм җитезлек, бердәмлек һәм тизлекне җәлеп итүче спорт уеннарының берсе. Ул тимераякта оста итеп йөрүне таләп итә.

Үткән җомгада Түбән Череккүл авы-лындагы боз мәйданчыгы балалар тавышыннан шау-гөр килеп торды. Биредә Түбән Череккүл, Базытамак, Ябалак, Иске Кыргыз урта мәктәпләре укучылары көч сынашты. Чараны авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Халит Авзалов ачып, балаларга изге теләкләрен җиткерде.

Уен кызганнан-кыза барды. Аның судьялары Рәфит Яримов һәм Илшат Бәдертдинов дөрес  бәя биреп, җиңүчеләрне билгеләде. Гомум нәтиҗәләргә килгәндә, беренче урынны Түбән Череккүл командасы яулады. Икенче урынга Базытамак командасы лаек булып, өченче-дүртенче урыннарны Иске Кыргыз һәм Ябалак  командалары бүлеште.

Әйтергә кирәк, әлеге боз мәйданчыгы балалар һәм аларның ата-аналары өчен зур шатлык булды. Чөнки хәзерге яшүсмерләр көне-төне компьютер алдында утыра. Ә инде үзебезнең авылда боз мәйданчыгы булгач,  комьютерларыннан аерылып, укудан буш һәм каникул вакытларында  биредә мәш килделәр. Аларның үзара ярышлар оештырып уйнауларын карап тору да – үзе бер сөенеч. Шуңа да балалар һәм аларның ата-аналары исеменнән әлеге боз мәйданчыгын булдыруга зур өлеш керткән Түбән Череккүл авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Халит Авзаловка, биләмә коллективы әгъзалары Вадим Локмановка, Рифкать Нурыйәхмәтовка, Фәнзил Әкра-мовка, авыл мәдәният йортының клуб эш-ләре методикасы буенча белгече Рәфил Әзеһәмовка зур рәхмәтләрне җиткерәсе килә. Киләчәктә дә шугалагыбыз шау-гөр килеп торыр, ел саен балалар кыш җиткәнен һәм хоккей уенын сагынып көтеп алыр, дигән теләктә калабыз.

Әлфия Локманова,

 Череккүл авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенең яшьләр эше буенча белгече.

 

Укучыларның ялы - игътибар үзәгендә

Кышкы каникулларны файдалы һәм фәһемле итеп үткәрү өчен Түбән Яркәйдәге лицей коллективы укытучылары бар педагогик осталыкларын, тәҗрибәләрен кулланып, зур тырышлык салды. Аларны төрле бәйге-конкурсларга, күңелле чараларга, экскурсияләргә җәлеп иттек. Мәсәлән, Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахмат-шашка буенча район попечительлек советы рәисе Хәмит Узаманов оештыруында шашка буенча бәйгедә 8 сыйныф укучысы Илдар Исламов яшь спортчылар арасында I урын алды. 7-8 сыйныф укучылары Руслан Латыйпов һәм Илдан Исламов Югары Яркәйдәге икен-
че  балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә авыл мәктәпләре арасында үткәрелгән йөзү буенча ярышларда катнашып, Почет грамотасы белән бүләкләнделәр.

8-9 сыйныф укучылары җитәкчеләре Лилия Мослыхова һәм Ләйсән Галәветдинова белән Татарстан Республикасының Актаныш авылындагы «Лачын» боз сараена экскурсия оештырдылар. Шулай ук Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә багышланган “Дан аллеясы”нда, Балалар иҗады, Яшьләр үзәгендә булдылар, Актаныш авылының  үзәк мәйданында урнашкан Яңа ел чыршысын карадылар, рәхәтләнеп тау шудылар.

2,3,4 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре - Гүзәлия Исламова, Гөлшат Ягәфәрова һәм оештыручысы - мин) Уфа шәһәренә  экскурсиягә барды. Без анда«Дуслар» курчак театры спектаклен карадык, башкалабызның Шәһәр советы янындагы мәйданда тау шудык, Планетарий белән таныштык.

 Декабрь ахырында башлангыч сыйныфлар укытучылары булачак беренчеләр белән «Таныш булыйк!» дигән исем астында «Ачык ишекләр» көне үткәрде. Гомумән, кышкы каникуллар чорында укучыларның ялы игътибар үзәгендә булды.

Эльвера Хафизова,

башлангыч сыйныфлар укытучысы.