Спорт

Мини-футбол буенча ярышлар башланды

Югары Яркәйдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексында мини-футбол буенча ярышлар үтә. Анда 9 команда үзара көч сынаша. Әйткәндәй, 21 гыйнвар көнне беренче уен оештырылып, анда «Донс» автосервис ко-мандасы белән район суд приставлары бүлеге спортчылары очрашты, тәүгеләре 6:3 исәбе белән җиңү яулады.

Икенче уенда районның шәхси эшкуарлары җыелма ко-мандасы 3:1 исәбе бе-лән «Иш-тау» җәмгыяте футболчыларын җиңде. 22 гыйнварда киеренке бәйгедә район үзәк дә-ваханәсе белән район полиция бүлеге, муниципаль район хакимияте белән  “Газ-Сервис” АҖ “Дүр-төйлегаз” филиалының Илеш районы эксплуатация хезмәте очрашты. Бүген , ягъни 23 гыйнварда «Донс» автосервисы белән район үзәк дәваханәсе, районның шәхси эшкуарлары белән Череккүл авыл советы авыл биләмәсе командалары; 24 гыйнварда:  район суд приставлары бүлеге – район полиция бүлеге; шәхси эшкуарлар -  “Газ-Сервис” АҖ “Дүр-төйлегаз” филиалының Илеш районы эксплуатация хезмәте; 27 гыйнварда: «Донс» ав-тосервисы -  район полиция бүлеге; муниципаль район хакимияте - Череккүл авыл советы авыл биләмәсе; «Иш-тау» җәмгыяте -“Газ-Сервис” АҖ “Дүртөйлегаз” филиалының Илеш районы эксплуатация хезмәте; 28 гыйнварда: район суд приставлары бүлеге - ра-йон үзәк дәваханәсе; муниципаль район хакимия-те - «Иш-тау» җәмгыяте; Череккүл авыл советы авыл биләмәсе - “Газ-Сервис” АҖ “Дүртөйлегаз” фи-лиалының Илеш районы эксплуатация хезмәте; 29 гыйнварда: муниципаль район хакимияте - шәхси эшкуар-лар; «Иш-тау» җәмгыяте - Череккүл авыл советы авыл биләмәсе уйнаячак.

Ярышлар кичке 20.00 сәгатьтә башлана. Спорт сөючеләр, үзегезнең коман-далар өчен көч биреп торучылар, ярышларга рәхим итегез!