Спорт

Халык активлыгы белән

Районда ел саен  оешма-предприятиеләр, учреж-дение хезмәткәрләре катнашлыгында чаңгы фестивале оештыру матур традициягә әйләнде. Узган елның 14 декабрендә  Югары Яркәйдәге “Кара юрга” ат-спорт комплексы янында урнашкан чаңгы трассасында яңа сезонны ачуга багышланган ярышлар үтеп, буран булу сәбәпле, 39 кеше генә килгән иде.

Ә инде узган шимбәдә әлеге чара зур активлык белән үтеп, биредә 25 оешма-предприятиедән 429 кеше катнашты. Беренче булып стартка җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр басып, «Дорожник» җәмгыяте директоры Венер Гыйльданов финишка беренче булып килсә, муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм буенча комитет рәисе Раил Гомәров һәм 86нчы һөнәри ли-цейның физик культура укытучысы Флит Гәрәев икенче-өченче урыннарны бүлеште. Әйтергә кирәк, район үзәк дәваханә-се, мәгариф бүлеге, юл ремонт-төзелеш һәм Пен-сия фонды идарәләре, «Россельхозбанк» АҖнең Югары Яркәйдәге өстәмә офисы коллективлары иң активлары булды.

Халыкка “Заготпищепром» кулланучылар җәмгыяте тарафыннан чәй һәм камыр ризыклары тәкъдим ителде. “Кара юрга” ат-спорт комплексы мастер-ат йөртүчесе Динар Хафизов теләге булганнарны тройкаларда йөртеп, кү-ңелләрен күтәрде. Шулай ук алар кар автомобилендә йөреп,  рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте.

Чаңгы фестивале 17 авыл советы авыл биләмәсендә дә оешкан төстә үтте.

Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырган фестиваль киләчәктә дә уздырылып, илешлеләрне эштән тыш ял вакытларында да берләштереп, аралаштырып торыр, дигән теләктә калабыз.

Гөлназ Тимерханова.