Спорт

Егетләр хоккей уйный

Районыбызда спортны үстерү максаты белән хәтсез чаралар башкарыла. Шул рәвешле, Югары Яркәйдәге беренче һәм икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре уңышлы эшләп килә. Биредә шөгыльләнгән укучылар төрле спорт ярышларында катнашып, призлы урыннар яулыйлар, хәтта чемпион исемен йөртүчеләр дә бихисап.

Соңгы елларда, аеруча узган һәм агымдагы елда авылларда хоккейны үстерүгә күп көч салына - яңа тартмалар төзелә, булганнары төзекләндерелә. Аның төп максаты – авыл җирендә яшәүче яшь буынны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга чакыру, моңа мөмкинлекләр ачу. Шунысы ачык – спорт белән дуслашкан бала начар гадәтләрне бервакытта да юлдаш итми, чыныгып үсә. Ул киләчәктә тә югалып калмый, үз алдына зур максатлар куеп, шуңа ирешү юлларын таба. Мәктәп укучылары да бу юнәлештә зур тырышлык күрсәтә. Туган авылларында хоккей уйнарлык мөмкинчелекләр булганга сөенеп бетә алмый алар. Үзләренә тимераяк һәм кәшәкә таяк сатып алып, уенга чыгуны көтеп алалар. Шулай ук хоккей тартмасын яуган кардан тазартып, бозны чистартып торалар.

Узган шимбәдә Базытамак авылында хоккей тартмасы ачылып, боз мәйданчыгында Базытамак һәм Кужбахты урта мәктәпләренең 7-9 сыйныф укучылары командалары көч сынашты һәм 7:0 исәбенә базытамаклылар җиңү яулады. Арытаба әлеге команданың Этәй һәм Түбән Череккүл урта мәктәпләре укучылары белән очрашуы көтелә. Кыскасы, арытаба бар авыл биләмәләреннән дә командалар үзара бәйгегә чыгачак.