Спорт

Спорт: йөзү бассейны ачылуга – 10 ел

Максатларына тугры калып

Котлыйбыз!

Шушы көннәрдә Күгәрчен районында Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышланган Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы беренчелегенә 1999-2000 елгы егетләр һәм кызлар арасында 4х50 м эстафеталы дистанциядә йөзү буенча ярыш үтте. Составында Динара Исламова, Айнур Мусин (Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәп укучылары), Булат Миңнеханов, Таңсылу Камалованы (Югары Яркәйдәге беренче гимназия) берләштерелгән Илеш җыелма командасы катнашып, чемпион исеменә лаек булды.

Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекне ныгыта, көч-куәт өсти, ихтыярны чынык-тыра. Гомумән, районда физкультура белән яше дә, карты да теләп шөгыльләнә. Югары Яркәйдәге икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе - йөзү бассейны булуы гына да ни тора! Хәтта күрше районнардан килеп, биредәге уңайлыкларга кызыгып китәләр, дусларча очрашуларда-ярышлар-да даими катнашалар. Кечесеннән алып олысына кадәр биредә рәхәтләнеп суда йөзә, тренажерлар залына йөри. Йөзәргә килүчеләрнең күп булуы - куанычлы күренеш.

 

Биредә тудырылган уңай шартлар яшь йөзүчеләргә кечкенәдән бу спорт тө-рендә камилләшергә, үз өстендә эшләргә мөмкинлек бирә. Укучылар моны яхшы аңлап, йөзү түгәрәкләрендә күпләп шөгыльләнә. Арм-спорт буенча да күнек-
мәләр үткәрелә. Даими уз-дырылып торган ярышлар аларга үз көчләрен сынап карарга, яңадан-яңа бәйгеләрдә катнашырга дәрт-ләндереп тора. Һәр елны мәктәп укучылары, пред-приятие-учреждение, авыл советы авыл биләмәләре арасында “Кыюлар, җитезләр, көчлеләр”, ”Сәламәт тәндә - сәламәт рух”, “Нептун көне”, «Күңелле старт-
лар» кебек төрле спорт чаралары, һәр стиль («брасс», «кроль», «бат-терфляй», «ирекле») буен-ча төрле дистанцияләргә ярышлар, гаиләләре белән сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалаучы “Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе” бәйгесе оешты-рылып, алар активлык бе-лән үтә. Йөзүчеләр елның-елында зона, республика бәйгеләрендә яхшы нәти-җәләр күрсәтеп, район данын арттыруга үз өле-шен кертә. Сәламәтлеге чикләнгән балалар да занятие-түгәрәкләрдә шө-гыльләнә, ярышларда кат-нашып, призлы урыннар яулый.

Икенче балалар-яш-үсмерләр спорт мәктәбенең тарихына күз салсак, ул 2003 елның декабрендә үз ишекләрен ачып, бүген 10 еллык юбилеен билгели. Биредә ике йөзү бассейны булып, кечесенең озынлыгы -10 м, олысыныкы 25 м тәшкил итә. Заманча спорт җиһазлары белән тәэмин ителгән шәһәрнекеннән калышмаган тренажерлар залы бар. Агымдагы елда бинага капиталь ремонт үткәрелеп, зур күләмле эш башкарылуы да спорт сөючеләр өчен уңайлы шартларда шөгыльләнергә мөмкинлекне тагы да арттырды. Моның өчен республика һәм муниципаль ра-йон бюджетларыннан акча средстволары бүленеп, бинасының түбәсе яңар-тылды; олы һәм кече бассейннарның корыч тор-балары пластмасска алыштырылды; идәннәр җылы-тылып, яңа плитә җәелде; чуен батареялар урынына биметаллдан ясалганы куелды; олы бассейнның эчке як стеналарына тулысынча пыяла блоклар беркетелеп, җылы-тылды; шулай ук венти-ляция һәм һаваны кип-терү системаларына реконструкция эшләнде. Кыскасы, бүленгән сред-стволар үз тәгаенләнешендә файдаланылып, “УфаСтройСервис” җәмгыяте тара-фыннан барлык бина буен-ча ремонт вакытында һәм сыйфатлы башкарылды.

Әлбәттә, биредәге үз һө-нәрләре осталары эшләве дә бассейнга күпләрне җәлеп итә. Укучылар тре-нерлар җитәкчелегендә түгәрәкләргә зур теләк белән йөри. Агымдагы уку елында 22 төркемдә расписание буенча 3 яшьтән алып, 18 яшькә кадәр 398 бала шөгыльләнә. Гомумән, кол-лектив 22 хезмәткәрне берләштереп, шул исәптән укытучы-тренерлардан Зилира Зиннәтуллина, Рау-шания Яппарова, Гүзәл Фәтыйхова, директорның укыту-тәрбия эшләре бу-енча урынбасары Рәфидә Миңнекәева укучыларны йөзү серләренә өйрәтә, армспорт буенча занятиеләрне спорт корыл-малары инструкторы Илдар Миңнекәев алып ба-ра. Шулай ук бухгалтер Эльвира Сөләймәнова, хуҗалык эшләре буенча мөдир Фәүзия Мөхәм-мәдиева, инженер Зә-ниф Фәтхелисламов, де-
жур инструкторлар Ил-фат Нуртдинов, Илгиз Выйльданов, техник хез-мәткәрләр Зөһрә Фаязова, Раушания Нәҗмиева, котельный операторлары Зәкәрия Шәехморзин, Га-лимҗан Әхмәров, Марат Кашапов, Альберт Әбләев намуслы хезмәтләре белән үрнәк булып торалар.

10 еллык эшчәнлек чорында әлеге учреждение белән Линар Нәбиев (2003-2004), Илгиз Шәйхәлиев (2004-2009, мәрхүм), Рәмил Хәертдинов (2009-2013) җитәкчелек итсә, бүгенге көндә директор ва-зифасын Азат Мифтахов башкара. Беренче көннән алып, директор урынбасары Рәфидә Миңнекәева, шәф-кать туташлары Гөлсимә Антонова, Розалия Акма-лова, техник хезмәткәр Илһамия Әсадуллина үз хезмәтенә тугры калалар. ДЮСШ-2дә велоспорт (тренеры -Миңневәли Рахманголов), самбо (Рәфкать Мөхәммәтҗанов) буенча түгәрәкләр эшләгән вакыт-та әлеге занятиеләрдә шө-
гыльләнүчеләр район, республика бәйгеләрендә катнашып, уңышлы гына чыгыш ясадылар.

ДЮСШ-2 заманга яраклашып, яңарышлар, үзгә-решләр кертү максаты белән эшли. Әйтик, 2009 елдан бассейнга, тренажерлар залына, саунага абонемент буенча керү оештырылып, бу җәһәттән теләге булганнар уңайлы һәм отышлы мөмкинлектән файдалана ала.

Әйтергә кирәк, икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачылуына һәм дистә ел уңышлы эшләвенә һәрвакыт зур булышлык һәм ярдәм иткәне өчен алар муниципаль район хакимиятенә зур рәхмәтле.

Гомумән, суда йөзүнең кеше организмына никадәр файдалы булуы һәркемгә мәгълүм. Алдагы көннәрдә дә бассейн балаларның һәм өлкәннәрнең яраткан урыны булып, эшчәнлеген нәтиҗәле дәвам итсен, шөгыльләнүчеләр саны артсын иде. Ә яшь спортчыларга кечкенәдән чыныгырга, үз көчләрен сынарга, төрле күнекмәләргә йөреп, ярыш-ларда катнашырга, әлеге өлкәдә камилләшергә мөмкинлекләр дә, уңайлы шартлар да җитәрлек.

Ильфира Нигъмәтуллина.