Спорт

Алар - безнең горурлык

Күпләрнең яраткан урынына әйләнгән йөзү бассейны 10 ел дәвамында укучыларны бу спорт төре серләренә, алымнарына өйрәтеп, оста йөзүчеләр тәрбияләүгә үз өлешен кертте. Бүгенге көндә дә балаларны савыктыру, бу-лачак спортчылар әзерләү максатында эшчәнлегебез-не планга ярашлы оешты-рырга тырышабыз. Шунысы куанычлы, безнең түгә-рәкләрдә шөгыльләнүче укучылар яхшы күрсәт-кечләргә ирешеп, район данын яклый, республика ярышларында уңышлы чыгыш ясый. Араларыннан Эльвина Каршиева, Радмир Исхаков, Муса Мөхәммәдиев, Динара Гарифул-лина безнең горурлыгыбыз булып торалар.

Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең 11 сыйныф укучысы Э.Каршие-ва ДЮСШ-2дә 2004 елдан башлап йөри. Ул тәҗрибәле укытучы-тренер Раушания Яппарова кул астында шөгыльләнеп, төрле бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Бүгенге көндә II разрядлы йөзүче булса, киләчәктә спорт мастерлыгына кандидат булу теләге белән янып яши.

Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәпнең 10 сый-ныф укучысы Р.Исхаков 2006 елдан әлеге спорт төренә бар күңелен биреп, занятиеләргә (тренеры -Р.Миңнекәева) зур теләк белән йөри. Ул сәләматлекләре чикләнгәннәр арасында оештырылучы ярышларда катнашып, гел призлы урыннар яулый. Яшь спортчы республика, Русия күләмендәге бәйгедә дә чыгыш ясап, яхшы йөзүче икәнен раслады.

Әлеге белем бирү учреждениесеннән10 сыйныф укучысы Муса Мөхәммәдиев та - сыната торган-нардан түгел. Бүгенге көндә II разрядка ия спортчы гел алга омтылып, яңа җиңүләргә ирешергә дәртләнеп, бассейнның йөзүчеләр түгәрәгендә 2006 елдан алып шөгыльләнә (Р.Миңнекәева ).

Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта мәктәпнең 4 сыйныф укучысы Динара Гарифуллина үз эшенә бирелгән укытучы-тренер Зилира Зиннә-туллина җитәкләгән түгә-рәккә йөреп, узган елда гына йөзү күнекмәләренә өйрә-нә башлавына карамас-тан, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Беренче яшүсмер раз-рядына ия йөзүче алдагы бәйгеләрдә пьедесталның югары баскычына менәр әле, дигән ышаныч уята.

Рәфидә Миңнекәева,

Югары Яркәйдәге икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары.