Спорт

Котлыйбыз!

Җиңүчеләр (сулдан уңга) Раил Зиннәтов, Алмаз Мансуров, Айбулат Усманов (тренер), айнур Бәдртдинов, Радмир Рәшитов

30 ноябрь көнне Уфа шәһәрендә армспорт буенча Башкортстан Республикасы чемпионаты үтте. Анда Илеш районы командасы уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулады. Гөлназ Габдуллина, Радмир Рәшитов, Фәридә Исмәгыйлова – беренче, Ильяс Габдерафыйков, Айнур Бәдртдинов, Алмаз Мансуров - икенче, Раил Зиннәтов өченче урынга лаек булды. Спортчыларның бәй-гедә сынатмауларында укытучы-тренерлары Айбулат Усмановның да өлеше зур. Җиңүчеләр Русия чемпионатында катнашуга хокук алды.