Спорт

Күптән түгел Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә милли көрәш һәм армспорт буенча укучылар арасында ярыш үтте.

Егетләр арасында милли көрәш буенча бәйгедә Камил Кашапов (Йонны төп мәктәбе, 30 кг кадәр авырлык категориясендә), Илмир Сәлихов (Югары Яркәйдәге беренче гимназия, 35 кг кадәр), Илназ Исламов (дүртенче урта мәктәп, 35),  Динар Сәхәпов (Т.Рахманов ис. урта мәктәп, 40), Булат Фәрвәҗев (Т.Рахманов ис. урта мәктәп, 45), Илдар Сәлимгәрәев (86нчы һөнәри лицей,  50), Тимур Шәяхмәтов (Йонны, 55), Айнур Кәримов (беренче гимназия, 60), Илназ Мәһәдиев (86нчы һөнәри лицей, 60 кг югарырак) җиңү яуладылар.

Билбау көрәшендә  кызлар арасында иң көчлеләр билгеләнеп, беренче урынны Рсайдан Розалия Ахунова (45 кг), Кадердән Гөлшат Нафыйкова (50) яулады.

Кул көрәше дә актив үтеп, бу бәйгедә Кужбахты урта мәктәбеннән Илсур Мөхәммәтдинов (50 кг кадәр), Исәмәттән Нияз Кадербәков белән Айнур Бәдретдинов (55), Аккүздән Фларит Шаһиев (60), Этәйдән Вадим Хафизов (65), Радмир Җиһаншин (70), Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәптән Раил Зиннәтов (70 кг югарырак категориядә) чемпион булдылар.

Ильфира Фидаилова.