Спорт

Ишекләре - һәркем  өчен  ачык

Көтеп алган ямьле җәй айлары да артта калды. Район мәктәпләре укучылары  күңелле ял итеп, белем үрләрен яуларга көч туплап, тырышып укый башладылар. Алар буш вакытларын да юкка сарыф итмиләр - районда эшләп килгән балалар сәнгать  мәктәбендә, балалар иҗат үзәгендә, мәктәпләрдә оештырылган төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр, спорт мәктәпләренә йөреп, тренерлар кулы астында төрле алымнарга өйрәнәләр, үзләре сайлаган спорт төре буенча осталыкларын арттыралар.

Район үзәгендә 2003 елдан уңышлы эшләп килгән икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (бассейн) хәзер күпләрнең яраткан урынына әйләнде. Бирегә кечесеннән алып, олысына кадәр зур теләк белән йөреп, йөзү күнекмәләрен, алымнарын үзләштерә. Мондагы заманча җиһазландырылган тренажерлар залы, зур (озынлыгы -25 метр, 4 юл) һәм кече (10 метр) бассейннар  һәр кешене кабул итәргә әзер. Коллектив 22 хезмәткәрне берләштереп, шул исәптән укытучы-тренерлардан Зилира Зиннәтуллина, Раушания Яппарова, Гүзәл Фәтыйхова, директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәфидә Миңнекәева укучыларны йөзү серләренә өйрәтә, спорт корылмалары инструкторы Илдар Миңнекәев армспорт буенча занятиеләрне үзенчәлекле алып бара.

Һәр елны  укучылар, предприятие, авыл биләмәләре арасында “Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе”, “Кыюлар, җитезләр, көчлеләр”, ”Сәламәт тәндә - сәламәт рух”, “Нептун көне” кебек төрле спорт чаралары оештырылып,алар активлык белән үтә. Йөзүчеләр елның-елында зона, республика бәйгеләрендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, район данын арттыруга үз өлешен кертә.

Сәламәтлеге чикләнгән балалар да йөзү буенча занятиеләргә йөри, ярышларда призлы урыннар яулый.

Агымдагы уку елында  сәламәтлеген ныгытырга 22 төркемгә расписание буенча   3 яшьтән алып, 18 яшькә кадәр 398 бала  һәм яшүсмер йөри башлады. Шулай ук теләге булганнар бассейнга 18.00 сәгатьтән соң йөри ала. Әйтик, бер тапкыр йөзәргә керү 80 сум булса, абонементлар күпкә арзанракка төшә. Мәсәлән, 16 тапкыр керү абонементы - 900, 72 тапкырыныкы 2450 сум тора. Беренче очракта 380 сум үз файдаңа калса, икенчесендә экономия 3310 сум тәшкил итә. Шулай ук берничә кешегә яисә  гаиләңә бер абонемент алырга мөмкин. Мәсәлән, 72 тапкыр йөзәргә керүле 2450 сумлык абонементны 9 кешегә дип алсагыз, һәр кеше 8 тапкыр бассейнга килә ала. Мондый абонемент алган очракта һәр кеше өчен 272 сум түләнсә, 1 тапкыр керү 34 сумга гына төшә. Оешма һәм учреждениеләрнең үз бюджетларыннан акча күчереп, хезмәткәрләренең бирегә йөрүен оештырырга мөмкинчелеге бар. Шул мөһим: бирегә йөрү өчен район үзәк дәвахәнәсендә медицина тикшерүе үтәргә яисә санитар кенәгәнең булуы мотлак.

Туган көннәр, бәйрәмнәр җитсә, якын кешемә нәрсә бүләк итим микән, дип баш ватучыларның да соравына җавап бар: Югары Яркәйдәге 2нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе үзләренең юбилейларын, бәйрәмнәрен билгеләүчеләр өчен бүләккә исемле, матур итеп бизәлгән, төсле абонементлар тәкъдим итә. Ул 8 тапкыр йөзү өчен бирелә һәм нибары 500 сум гына тора. Аны алырга теләге булган кешегә юбилярны котлар алдыннан 1 атна алдан бассейн администраторына 8(34762) 5-35-67 телефоны буенча мөәҗәгать итәргә кирәк. Биредә 6 кешелек сауна да бар.  Аның 1 сәгате – 1000 сум.

Абонементны шулай ук тренажерлар залына да алырга мөмкин. Мәсәлән, 72 тапкыр тренажерлар залында шөгыльләнү 1950 сум тора.

Эшләгән акчаларны файдасызга яисә төрле даруларга бетергәнче, спорт белән шөгыльләнүгә куллансак, мөгаен, күпкә отышлы да, файдалы да булачак. Бирегә хәтта күрше районнардан да бик теләп йөриләр, ә без үзебездәге мөмкинлектән дә тиешенчә файдаланмыйбыз.

Район үзәгендәге заманча төзелгән, җи-һазландырылган, барлык уңай шартлар булдырылган икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (бассейн) ишекләре – һәркем өчен ачык.

Гөлназ Тимерханова.