Спорт

Чемпионнар бүләкләнде

Билгеле булуынча, районыбызда спорт зур үсеш ала - күп кенә секцияләр эшли, балалар һәм яшүсмерләр төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә, ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый.

Билгеле булуынча, районыбызның 1997-1998 елда туган егетләрне берләштергән “Илеш” футбол командасы агымдагы елның 17-24 августында Башкортстанның Стәрлетамак физик культура техникумы базасында авыл җирлегендә урнашкан белем бирү учреждениеләренең балалар командалары арасында футбол буенча “Колосок” Бөтенрусия ярышларының финалында 1 урынны яулап, республика чемпионнары исеменә лаек булды. Шул уңайдан узган шимбәдә муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, аның урынбасары Рубин Галимов чемпионнарга - Рәхмәт хаты һәм “СУ-10 компанияләр  төркеме” җәмгыятенең генеральный директоры, БР Дәүләт җыелышы -Корылтай депутаты Валерий Мансуров кыйммәтле бүләк – планшет тапшырды. Илдар Иршат улы һәм Югары Яркәйдәге беренче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айдар Фәрхетдинов спортчыларга, хәзер инде чемпионнарга, ә алар – Рушан Ибрашов (капитан), Альмир Нәдершин, Ленар Сәлмәнов, Альмир Хәертдинов, Руслан Зарипов, Александр Пилипко, Арсений Харисов, Фәдис Моратов, Данил Романов, Эльвин Бәдертдинов, Ильмир Газетдинов (капкачы), Эмиль Әюпов, Денис Закиров һәм тренерлары Әлфир Янгировка яңадан-яңа үрләр, җиңүләр, уңышлар һәм сәламәтлек теләде.

Әлбәттә, команданың уңышларында ата-аналарның да өлеше зур. Тантанада аларга да ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерелеп, Рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшырылды.

“Илеш” – районыбызның беренчеләрдән булып зур аренада чемпион исемен яулаган футбол командасы. Алар киләчәктә дә Илешнең, республиканың данын яклап, ярышларда уңышлы чыгыш ясарлар, дип ышанасы килә.

Гөлназ Тимерханова.