Спорт

Республика чемпионатында

Уңышлы чыгыш ясадылар

Агымдагы елның 11-13 сентябрь көннәрендә Сибай шәһәрендә янгын-гамәли спорт буенча (Б төркеме) республика янгын командалары арасында  Башкортстан чемпионаты үтте. Әлеге бәйге ел саен янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларның һөнәри һәм спорт осталыгын арттыру, аларның эшчәнлегендә физик һәм әхлаки-ихтыяри сыйфатлар тәрбияләү, спортчыларның квалификация разрядларын үтәвен, иң яхшы катнашучыларны ачыклау максатында үткәрелә.

 «БР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 18 отряды» Федераль дәүләт казна учреждениесенең 122 нче янгын часте хезмәткәрләре Илнур Миңнеәхмәтов, Айрат Насретдинов, Данис Садертдинов, Раил Хафизов команда составында чемпионатта катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар - янгын эстафетасында II урын яуладылар.

Эстафета һәрберсенең озынлыгы 100 м булган дүрт этаптан торды. Беренче этапта спортчы баскыч ярдәмендә - өй түбәсенә, икенче этапта ике метр биеклектәге коймага  менде, өченчесендә рукав белән бум буенча йөгереп барып, аны тармакка ялгады, рукавлы линия үткәрде. Финалда - 4 нче этапта кат-нашучы янгын сүндергеч белән янып торган сыеклыкны сүндерде.

  «БР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 18 отряды» ФДКУ  җитәкчелеге муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга һәм автобус белән тәэмин иткәне өчен Кадер урта мәктәбе директоры Зиләрә Басыйровага зур рәхмәт белдерә.

Заһит Шәйхетдинов, учреждение җитәкчесе.