Спорт

Районда – велоспорт бәйгесе

Узган якшәмбедә 1998-1999, 2000 елда туган яшүсмерләр арасында вело-спорт критериум узышы буенча БР Беренчелегенә ярыш Илеш җирлегендә уздырылды. Бу бәйгенең бездә оештырылуы бер дә очраклы түгел. Ни өчен дигәндә, велоспортны популярлаштыру, әлеге спорт төре буенча шөгыльләнергә күбрәк халыкны җәлеп итү максатында Югары Яркәйдәге бе-ренче балалар һәм яш-үсмерләр спорт мәктәбе базасында велоспорт секциясе эшләп килә, анда 15 укучы шөгыльлә-нә. Алар укытучы-тре-нерлары Миңневәли Рахманголов, Рушан Шә-рәфетдинов, Инсира Шәйхетдинова кул ас-тында спортның әлеге төре серләренә өйрәнә.

Велосипедта узышу җанлы барып, анда як-ташларыбыздан тыш, Уфа, Нефтекама, Дүртөйле, Стәрлетамак, Мәләвез, Ишембай, Октябрьский, Белорецк шәһәрләре һәм Нуриман, Кушнаренко, Чакмагыш, Благовар районнарыннан көчле бәйге-челәр җилдәй җитез һәм өлгерлек күрсәтеп, һәр-берсе финиш сызыгын тәү-геләрдән үтәргә омтылды.

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Ил-дар Мостафин катнашып, яшь спортчыларга уңышлар теләде,узышлар тәмамлангач җиңүчеләрне бүләкләде. Башкортстан Республикасының вело-спорт федерациясе рәисе Ринат Латыйповның, муниципаль район хакимия-тенең яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм бу-енча комитет рәисе Раил Гомәровның да велосипед спортын үз итүчеләргә җиткерер теләкләре бар иде. Шунысы куанычлы, БР велоспорт федерациясе тарафыннан районыбызның велоспорт секциясендә шөгыльләнүчеләргә бүләккә яңа 3 велосипед тапшырылды.

Әйтергә кирәк, түгәрәккә йөрүчеләр район, республика күләмендә оешты-рылган ярышларда да актив катнашырга, үз көчләрен сынап карарга тырыша. Әйткәндәй, биредә бар уңай шартлар бул-дырылып, укучыларга ир-кенләп шөгыльләнергә, бу өлкәдә камилләшергә мөмкинлекләр бар. Әлбәттә, бу район хакимияте-нең хәстәрлеге белән башкарыла. Агымдагы елда «Газель» автомобиле, яңа 10 заманча велосипед кайтарылуы да моңа ачык мисал. Димәк, теләк кенә булсын, ә ях-шы күрсәткечләргә һәм уңышларга ирешү уку-чыларның үзләреннән, әзерлекләреннән тора. Кече яшьтән үк чыныгып, велосипедта йөрергә ос-талыкларын арттыра баручы яшь буын респуб-ликада гына түгел, Русия чемпионатларында да катнашып, призлы урын-нар алыр әле. Моның өчен тырышлык һәм даими шө-гыльләнү кирәк. Районда үткән әлеге республика чарасы да яшь спортчыларны җиңүләргә әйдәп, үз өстендә ныграк эшләргә этәргеч бирер, булачак спорт йолдызлары бүгеннән баш-лангыч баскычларын үтәр, дип ышанасы килә. Ярышта якташларыбыз Элина Гайнуллина, Наил Фәтхелисламов, Вадим Гекрамин катнашып, әлегә призлы урыннар яулый алмаса да, уңышлы гына чыгыш ясады. Ә җиңү-челәргә килгәндә, Ок-тябрьский шәһәреннән Денис Чугунов, Карина Сәлимгәрәева, Чакмагыш-тан Рөстәм Иргалиев, Ишем-байдан Дарья Чечнева үз яшь категорияләрендә чемпион исеменә лаек булды.

Ярышның маршруты район үзәгенең Пушкин, Кызылармеецлар, Ком-мунистик урамнары буй-лап үтеп, автотранспорт хәрәкәтенә бераз уңай-сызлык тудырды. Шул сәбәпле, муниципаль ра-йон хакимиятенең яшь-ләр сәясәте, спорт, физик культура һәм туризм буенча комитеты водительләргә комачаулык тудырган өчен гафу үтенә.

Ильфира Фидаилова.

Айдар Минһаҗев (фотолары).