Спорт

Булачак спорт йолдызларын тәрбияләү максатында

Күптән түгел Уфа шәһәрендә БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының коллегиясе үтеп, анда 2012 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде. Шунысы куанычлы, “Күләмлек һәм осталык” дип исемләнгән физкультура-спорт эшен иң яхшы оештыру буенча республика смотр-конкурсы уздырылып, анда БРның 42 муниципаль берәмлеге (район үзәге белән авыл биләмәләре) арасында Илеш районы беренче урынга ия булды һәм  Диплом, кубок белән бүләкләнде.

Калтасы белән Көергәзе районнары  икенче-өченче урыннарны бүлеште. Әлеге җиңү – районның күпчелек оешма-предприятиеләренең, учреждениеләренең спортны үстерүдә уңышлы эшчәнлек һәм физик культура өлкәсе хезмәткәрләренең, спорт сөючеләрнең тырышлык нәтиҗәсе. Конкурс  түбәндәге күрсәткечләргә игътибар биреп, бәяләмәсен бирде: шөгыльләнүчеләр күләме, спорт разрядын үтәгән спортчылар саны, тренерларның белем бирү дәрәҗәсе, оештырылган чаралар һәм аларда катнашучылар саны, физик культура һәм спортны финанслау, республика ярышларында катнашу, спорт корылмалары, инвентарьләре белән тәэмин ителеш һ.б.

Әлбәттә, балалар , үсмерләр һәм яшьләрне физик яктан әзерләүдә, спортчыларны һөнәри яктан камилләштерүдә, гомумән, районның беренче урынга ия булуында  тренерлар һәм педагогларның эше бәяләп бетергесез зур.

2012 елда Нефтекама шәһәрендә үткән ХХ авыл уеннарының армрестлинг буенча финал ярышында район җыелма командасы (тренер Айбулат Усманов җитәкчелегендә) өченче урынны яулады. Команда составындагы Ильяс Габдрафыйков (Башкортстан һәм Татарстан Республикалары ярышлары җиңүчесе, спорт мастерына кандидат), Гөлназ Габдуллина (район һәм республика ярышлары җиңүчесе, спорт мастерына кандидат), Айдар Сәфәргалиев, Алиса Нуретдинова, Дәүләт Гамилов, Марат Сәетов, Луиза Кәримова (район, республика  ярышлары чемпионнары) җиңүгә үз өлешен кертте.

Йөзү буенча да район җыелма командасы Туймазы шәһәрендә авыл районнары арасындагы бәйгедә икенче урынга ия булды. Бигрәк тә Эльвина Каршиеваның уңышлы чыгыш ясавын билгеләргә кирәк. Команда яхшы нәтиҗәгә иреште, чөнки алар тәҗрибәле тренер-укытучылары Зилира Зиннәтуллина, Раушания Янгирова, Рәфидә Миңнекәева кул астында шөгыльләнәләр. Укучыларның  III Спартакиадасы зона этабында яшүсмерләр һәм кызлар арасында йөзү буенча да яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.

Ат спорты буенча да илешлеләр сынатмый, Дүртөйле шәһәрендә  оештырылган атта узышуның финал ярышында район  җыелма командасы (мастер – ат йөртүче Динар Хафизов җитәкчелегендә) икенче урынга чыкты.

Полиатлон буенча финал  бәйгесендә җыелма команда (тренер-укытучы Данил Шәһабетдинов) 7 нче урында булса, аның  5 әгъзасы спорт мастерына кандидат нормативын үтәде. Алар – Айнур Галиев, Саммат Куртляев, Руслан Кашапов, Алиса Нуретдинова, Фәнзил Яһудин. Уфа шәһәрендә ДОСААФ командалары арасында ату буенча ярышта илешлеләр өченче булып, Фидрат Шәймөхәммәтов яшүсмерләр арасында Башкортстан чемпионы исемен яулады.

Футбол буенча зона ярышында яшүсмерләр җыелма командасы (ДЮСШ-1 директоры -Айдар Фәрхетдинов һәм тренер Альфир Янгиров җитәкчелегендә) – беренче, финалда бишенче урынга чыктылар. Районда бу уен төре киң таралган һәм күрсәткечләр дә куанырлык, әйтик,  ДЮСШ-1дә тәрбияләнүчеләр - Эльвин Бәдертдинов, Динар Акмалов, Рушан Ибрашов республиканың футбол тормышында актив катнашучылардан.

Әйтергә кирәк, өлкәннәр җыелма футболчылар командасы әгъзалары (Антон Ким, Роберт Мәхмүтов, Артур Зуев, Айдар Фәрхетдинов, Альфир Янгиров) үсеп килүче буынга үрнәк булып тора. Алар ел саен Башкортстан Республикасының данын яклап, Краснодар өлкәсенең Дагомыс поселогында  уздырылучы Русия бәйгесендә катнашалар. Гомумән, үзәк стадион һәм Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе залларында яшь футболчыларның көн дә күнегүләре үтә. Монда егетләр генә түгел, кызларның да җыелма командасы шөгыльләнә.

Краснокама районының  Куян авылында баскетбол буенча зона ярышларында кызлар җыелма командасы - өченче, егетләр дүртенче урынга(җитәкчеләре – тренер Юрий Коровкин) ия булды.

Хоккей буенча җыелма команда зона бәйгесендә - өченче урында. Шуны да билгеләргә кирәк, Ранис Шәрипов (“Илеш урман” ДУПта инженер), Иршат Фәсхиев (“Илишжилсервис” җәмгыяте директоры), Алмаз Мөхәммәтҗанов, Илшат Әсләмов (шәхси эшкуарлар), Альфир Янгиров, Данис Разетдинов (ДЮСШ-1 тренерлары), Игорь Ямилов (“Уфагаз” предприятиесе хезмәткәре) -әлеге төр уенны ихлас яратучылардан һәм аны оештыручылардан.

Районда яшүсмерләр һәм балалар спортын үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга аеруча зур игътибар юнәлтелгән. Әйтик, 2012 елда спортчыларыбыз укучыларның  ХХIV Спартакиадасында һәм VI кышкы Халыкара балалар уеннарында актив катнаштылар.

Волейбол буенча тренер Рәмзия Шәйхелисламованың тәрбияләнүчеләре республика финал ярышларында ел саен призлы урыннар алуга ирешә. Тренер Галимә Фаязова да бер генә буын спортчыларны  тәрбияләмәде. Гимнастика буенча республика финал ярышларында аның кул астында шөгыльләнүче егетләр, кызлар күркәм чыгышлар тәкъдим итеп,  район данын яклап килә.

Районда үткәрелгән чаралар күләме бу-енча да илешлеләр -алдынгылар сафында. Әйе, чынлап та, һәр ял саен диярлек спорт мәктәпләренең ишекләре ачык булды. Анда район, зона, республика ярышлары үтте. Узган елда авыл биләмәләре һәм район предприятиеләре командалары арасында ХХ район авыллары уеннары исәбенә бәйге узды. Бу җәһәттән Базытамак, Кужбахты, Рсай, Йонны, Исәмәт, Андреевка, Карабаш, Череккүл авыл советы авыл биләмәләренең эшчәнлеген уңай яктан бәялисе килә. Алар - район бәйгеләренең даими катнашучылары һәм призерлары. Предприятие-оешма, учреждениеләр арасында 86нчы һөнәри лицей, район эчке эшләр, район мәгариф бүлекләре, район Пенсия фонды идарәсе, “Росгосстрах” җәмгыятенең “Илеш” агентлыгы, “Илеш ветеринария станциясе” ДБУ һ.б. иң активлары булып тора. Шуны да билгеләргә кирәк, традицион бәйгегә әйләнгән “Маяк” гәзите призына - җиңел атлетика буенча эстафета, якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевка багышланган - милли көрәш буенча республика ярышы, район командалары арасында - ихата футболы, Ф.Мәрвәров истәлегенә - волейбол буенча районара, муниципаль район хакимияте башлыгы призына футбол, хоккей, волейбол, милли көрәш, йөзү буенча ярышлар уңышлы оештырылып килә.

Күпчелек бәйгеләр спорт сөючеләрнең инициативасы һәм активлыгы  белән уңышлы гамәлгә ашырыла. Әйтик, Хәмит Узманов (муниципаль район Советы рәисе) - шашка һәм шахмат  турнирларын уздыручы һәм спонсо-ры. Фәгыйтьҗан Зарипов (“Сөн” кооперативы рәисе) - милли көрәш, Мәрвәровлар гаиләсе - волейбол, Алмаз Мөхәмәтҗәнов, Илшат Әсләмов (шәхси эшкуарлар), Фәвәдис Фазуллин (“Уфагаз” җәмгыятенең ремонт-авария хезмәте начальнигы), Марс Әхкямов (“БашНИПИнефть” җәмгыятенең участок начальнигы) - хоккей, Наил Кашапов (шәхси эшкуар) – мини-футбол, Айдар Сәфәргалиев (Сеңрән )- армрестлинг, Илшат Басыйров, Рүзил Латыйпов, Рәфис Зарипов (Исәмәт, Андреевка, Исанбай  авыл советы авыл биләмәсе башлыклары) балык тоту буенча бәйге уздыралар.

Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр,  инва-лидлар арасында да физик культура һәм спортны үстерүгә аерым игътибар бирелә. Югары Яркәйдәге икенче спорт мәктәбендә (директоры- Рәмил Хәертдинов) шөгыльләнүчеләр ел саен  инвалидлар Спартакиадасында  призлы урыннар яулый. Мәсәлән, йөзү буенча  БР инвалидларының IV комплекслы  Спартакиадасында. Радмир Исхаков брасс стилендә 50 м арада (тренеры – Рәфидә Миңнекәева) – икенче, Айнур Газиев (Раушания Яппарова) өченче урынга чыктылар.

Район инвалидлар җәмгыятенең (Фәвис Гарифуллин) җыелма командасы ел саен өстәл теннисы, шахмат, шашка, балык тоту бәйгесендә катнашып, яхшы чыгыш ясый. Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында “Өченче буын халык университеты” проекты рамкаларында өлкәннәрнең гомум гимнастика буенча занятиеләре үткәрелә, Яркәй авыл советы авыл биләмәсе бинасында  район ветераннары шахмат уенында очрашалар. Югары Яркәйдәге икенче балалар-яш-үсмерләр спорт мәктәбендә  өлкәннәргә һәм  инвалидларга спорт белән шөгыльләнү өчен льготалы хаклар каралган.

Гомумән, районда яшь спортчыларга кечкенәдән чыныгырга, үз көчләрен сынарга, төрле күнекмәләргә йөреп, ярышларда катнашып, призлы урын алырга, әлеге өлкәдә камилләшергә мөмкинлекләр дә, уңайлы шартлар да җитәрлек. Шуңа күрә дә спортчыларыбыз нинди генә ярышларда катнашмасын, һәр бәйгедә уңышлы чыгыш ясарга, районыбыз исемен күтәрүгә үз өлешен кертергә тырыша. Спорт  мәктәпләре ишекләре һәрвакыт, һәркемгә ачык.

Раил Гомәров, муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, спорт, физик культура һәм туризм буенча комитет рәисе.

 

Армрестлинг буенча спорт мастерына кандидат Ильяс Габдрафыйков Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә укыган елларында ук ДЮСШ-1дә Айбулат Усманов җитәкчелегендә кул көрәше буенча секциядә шөгыльләнеп, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Бүгенге көндә ул ТР Яр Чаллы шәһәренең Казан  дәүләт федераль университетының  автоматлаштыру һәм прогрессив технологияләр факультетында белем ала, армспорт буенча ярышларда актив катнаша.

 

Рушан Ибрашов Югары Яркәйдәге беренче гимназияне, арытаба Уфа шәһәренең бишенче спорт мәктәп-интернатын тәмамлап, бүгенге көндә - БДАУның механика факультеты талибе. Милли көрәш, мини-футбол буенча бәйгеләрдә катнашып, уңышлы чыгыш ясый. ДЮСШ-1тренеры (хәзер -директор) Айдар Фәрхетдинов кул астында шөгыльләнгән мини-футбол буенча спорт мастерына кандидат әле дә сынатмый.

 

Җиңүгә ышаныч уята

Р.Шәйхелисламова волейболчы кызларны үз балаларыдай якын күреп, занятиеләрне бар күңелен биреп, алып бара.

Игмәт авылында туып-үскән  Рәмзия Вәгыйзь кызы балачактан спортны үз итеп, яраткан һөнәрен сайлый һәм ялгышмый да. Урал дәүләт физик культура академиясен тәмамлаган белгеч Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә кечкенәләр һәм өлкәннәр төркеме түгәрәкләрен җитәкли. Югары категорияле укытучы-тренер кул астында шөгыльләнүчеләр ныклы әзерлек, җиңүгә зур ышаныч белән район, республика бәйгеләрендә катнаша.  Шуңа күрә дә алар ел саен район данын яклап, уңышлы чыгышлары белән сөендерәләр. Мәсәлән, 2012-2013 уку елында спортчылар республиканың биш ярышында катнашып, икешәр тапкыр – беренче һәм өченче, бер мәртәбә икенче урын алуга ирештеләр.

Күп тапкырлар район чемпионнары, зона җиңүчеләре, Башкортстан һәм Татарстан Республикалары турнирлары призерлары булучыларны тәрбияләүче ул. Төньяк-көнбатыш төбәге буенча укучылар Спартакиадасының ике тапкыр көмеш, Башкортстан укучыларының Спартакиадасы исәбенә өч мәртәбә бронза призерлары, балалар-яшүсмерләр арасында  җәйге фестиваль буенча ике тапкыр БР чемпионнары – аның укучылары. Әлбәттә, бу уңышларга зур тырышлык, көч, энергия, даими күнегүләр, күпьеллык хезмәт нәтиҗәсендә генә ирешеп була.

 Ихлас елмаю белән балаларны-яш-үсмерләрне үзенә карата, тыңлата алган, һәр бәйгегә аларны әзерләп, дәртләндереп торучы педагог бер дә сыната торганнардан түгел, үзе дә мәгариф хезмәткәрләре бәйгеләрендә катнашып, җитез дә, кыю да икәнлеген раслый. Димәк, укучыларына үрнәк алырлык, өйрәнерлек тренерлары кул астында шөгыльләнү бәхете тия.

Ильфира Нигъмәтуллина.

 

Гагарин кубогына ярышлар

Күптән түгел Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәптә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика  көненә багышланган  Гагарин кубогына  беренче ярышлар үтте. Анда ра-йон үзәге мәктәпләре спортчылары ике яшь категориясендә көч сынашты. Нәтиҗәләр буенча Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәп укучылары беренче урын яулап, Гагарин кубогына ия булдылар. Икенче һәм өченче урыннарны беренче гимназия һәм Т.Рахманов ис. урта мәктәп спортчылары бүлеште.

Призерлар Почет грамоталары белән бүләкләнде. Ярышларны үткәрүдә спонсорлык ярдәмен волейболны һәм космонавтика тарихын яратучы район Пенсия фонды идарәсе начальнигы Мөдәрис Нурлыгаянов күрсәтте.

 Киләчәктә Гагарин кубогына ярышларны  районара масштабта үткәрү планлаштырыла.

Ришат Нәҗипов, ярышларның баш судьясы.