Спорт

Хоккей – көчлеләр уены

Хоккей – спортның иң катлаулы төрләренең берсе. Аңа көч һәм җитезлек, тизлек, килеп туган хәлгә күз ачып йомган арада бәя бирә белү сәләте кирәк.

Үткән шимбәдә Иске Кыргыз урта мәктәбе янындагы боз мәйданчыгы шау-гөр килеп торды. Биредә хоккей сөюче Рүзил Хәбетдинов истәлегенә авылның яшүсмерләре һәм өл-кәннәре җыелма командалары арасында бу спорт төре буенча турнир үтте. Аны  белем учагы учреждениесе коллективы оештырып, Хәким Шәмсиев, Марс Әхкямов, Фәвәдис Фазуллин, Илшат Әсләмов спонсорлык ярдәме күрсәтте. Уен исәбе  12:7 булып, өлкәннәр җыелма командасы җиңү яулады һәм аларга Почет грамоталары тапшырылды.

Бу көнне спортчыларны мәктәп ашнакчысы Фәнирә Муллаянова белән аш-су остасы Альбина Нәбиуллина тәмле пылау белән сыйлады.