Спорт

Безнекеләр сынатмады

Җиңүче команда

Күптән түгел Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен-дә  волейбол буенча турнир үтте. Анда   Дүртөйле шәһәреннән, Илеш, ТРның Актаныш районнарыннан1996-1997, 2000-2001, 2002-2003  елгы кызлардан торган  6 команда көч сынашты. Ярышлар нәтиҗәсе буенча беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе-беренче (1996-1997), Дүртөйле һәм Актаныш районнары кызлары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.  Шулай ук 2000-2001 елгылар арасында беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе  командасы –беренче, Актаныш районы - икенче,  Дүртөйле шәһәре командасы өченче урынны яулады.  Җиңүче  командаларга кубоклар, Почет грамоталары, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы спорт чарасын уздыруда  материаль ярдәм күрсәткән “Илишмолоко” МУП директоры А.Гыйлемхановка рәхмәтле.

***

 

Югары Яркәйдәге икенче балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбендә  өченче ел рәттән оешма-предприятиеләр, учреждениеләр  арасында муниципаль район хакимияте башлыгы күчмә Кубогына йөзү буенча ярышлар уздырыла.

Үткән шимбәдә үткән әле-ге чарада барлыгы 9 команда катнашып, иң җитезләре ачыкланды. Ярыш-ларда “Илеш ветеринария станциясе” ДБУ  җиңү яуласа, икенче-өченче урын-нарны район мәгариф бүлеге белән район Пенсия фонды идарәсе  бүлеште.  Шәхси беренчелектә хатын-кызлар арасында ра-йон мәгариф бүлегеннән Г.Шәйхлисламова -I, “Илеш ветеринария станциясе” ДБУдан И.Әюпова -II , Пенсия фонды идарәсеннән И.Шәйхетдинова III урыннар-га ия булды.  Ир-егетләрдән “Җир-кадастр бюросы”  МУП тан Т.Фәрхетдинов –  I, “Илеш ветеринария станциясе” ДБУдан  Д.Уразаев - I I, 86 нчы һөнәри лицейда И.Мәгәфүров  III  урынны яулады.   Аларга күчмә кубок һәм Почет грамоталары тапшырылды.

***

Үткән шимбәдә беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында XXI район авыл уеннары чикләрендә өстәл  теннисы,  шахмат, шашка, волейбол  буенча финал ярышлары уздырылып, анда 6 зонадан авыл советы авыл биләмәләре командалары арасында финалга чыгучылар катнашты. Киеренке ярышта волейбол буенча Череккүл авыл советы авыл биләмәсе-I, Рсай-II, Иске Күктау-III; шашкада Ишкар-I, Кужбахты- II, Дөмәй- III; шахмат буенча Игмәт- I, Кужбахты- II, Кадер-III; өстәл теннисында Базытамак-I, Йонны-II, Игмәт авыл советы командасы III урыннарга лаек булды.