Спорт

Осталар җиңү яулады

Халыкара хатын-кызлар көне һәм “Маяк”ның элекке мөхәррире Э.Г.Каһировның 75 яшьлек юбилее уңаеннан Югары Яркәйдәге 1 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында район попечительлек советы рәисе Х.Г.Узаманов инициативасы белән шашка буенча турнир үткәрелде. Бәйгедә 14 спортчы катнашты. 13 мөмкинлектән 11 очко алып, беренче урынны район үзәгеннән Хәмит Узаманов яулады. Йонны авылыннан Назыйф Вәлиев – икенче, Югары Яркәйдән хезмәт ветераны Вәзыйх Муллаянов белән Дөмәйдән Альмир Нәбиуллин өченче-дүртенче урыннарны бүлеште. Призерларга акчалата бүләкләр, Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды. Иң өлкән (Назыйф Арсланов), иң яшь (Альмир Нәбиуллин) спортчыга истәлекле бүләк, Мактау грамотасы бирелде.

Шул ук көнне укучылар шахмат буенча да көч сынашты. Җиде шахматчы арасыннан Алмаз Мәхмүтов җиңүче булды. Икенче һәм өченче баскычка Марат Фәссахов белән Илдар Исламов күтәрелде. Җиңүчеләрнең өчесе дә - Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта мәктәп укучылары.

Бәйгедә катнашучыларның барысы да спонсор – Эрнест Габделхак улы Каһировның акчалата бүләгенә лаек булды.

Айдар Фәрхетдинов,

1 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры.