Спорт

Якташыбыз истәлегенә турнир

Узган атнада Нефтекама, Октябрьский, Туймазы, Дүртөйле,   шәһәрләре, Илеш, Бакалы, Шаран, Чакмагыш, ТРның Актаныш районнары командалары катнашлыгында 1986-1993 елларда Илеш катнашазык заводы директоры булып эшләгән билгеле спортчы Фәрит Мәрвәровның якты истәлегенә багышланган  волейбол буенча бишенче турнир  уздырылды.  Аның нәтиҗәләре  буенча  Нефтекама-беренче, Дүртөйле һәм Туймазы шәһәрләре спортчылары икенче һәм өченче урыннарны  яулады. Яшүсмерләрнең аерым турнирында  Актаныш районы – беренче, Бакалы – икенче, Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәк-тәп укучылары өченче урынга чыкты.

Өлкәннәр бәйгесендә  райондашыбыз - Р.Садый-ков, яшүсмерләр арасында А.Сәфиуллин “яхшы сакчы” исемен  яулады.

 Ярыш муниципаль район хакимияте, Ф.Мәрвәровның туганнары, “Урожай” ширкәте, “Илишмолоко” МУП ярдәме белән оештырылды. Җиңүчеләргә кубоклар, Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.