Спорт

Олимпия уеннары – “Сочи-2014”

Иң дәвамлы эстафета

Олимпия уты “Сочи-2014” эстафетасы 123 көн дәвамында илнең халык яшәгән 2900 авыл-шәһәрләре аша үтә. Утны 14 мең факелчы күтәреп алып барачак һәм ул 65 мең чакрымнан артык, шул исәптән автомобильләрдә, поездларда, самолетларда, хәтта урыс тройкасында, боланнарында юл үтәчәк. Утны Русиядә 130 миллионга якын кеше күрә алачак.

Традиция буенча Олимпия утын Грециядә кабызачаклар һәм аны 2013 елның 7 октябрендә Мәскәүгә китерәчәкләр. Эстафета икенче көнне үк Русия буенча үзенең сәяхәтен башлап, башкаладан Сочига кадәр юл үтәчәк, тарихи, мәдәни урыннарда булачак. Кыскасы, кышкы Олимпия уеннары тарихында “Сочи-2014” Олимпия уты эстафетасы барлык милли эстафеталар арасында иң дәвамлысы булачак.