Спорт

Хоккей – кыюлар уены

Чын ир-егетләр уены - хоккей районда киң таралу алды. Бу җәһәттән 18 хоккей тартмасы булдырылып, балалар һәм яшүсмерләргә әлеге спорт төрендә чыныгырга, камилләшергә мөмкинлекләр бар.

Иске Кыргыз урта мәктәбе янындагы хоккей тартмасы күпләрне үзенә җыя. Яңа Аю авылында туып-үскән, бүгенге көндә гаиләләре белән Уфа шәһәрендә яшәүче Фәвәдис Фазуллин (“Уфа-Газ” җәмгыятенең  ремонт-авария хезмәте начальнигы) белән Марс Әхкямов (“БашНИПИнефть” җәмгыятенең участок начальнигы), Илшат Әсләмов (Ябалак авылыннан шәхси эшкуар) инициативасы, спонсорлык ярдәме белән тергезелгән әлеге уен һәрвакыт яхшы оештырылып, активлык белән үтә. Шушы көннәрдә монда Йонны төп, Иске Кыргыз, Ябалак урта мәктәпләре командалары арасында хоккей буенча турнир узды. Суык һава торышы спортчыларны да, җанатарларны да куркыта алмады. Беренчеләре җиңү өчен көрәшсә, икенчеләре аларга көч биреп торды. Бәйге җиңүчеләрсез булмый дигәндәй, аның нәтиҗәләре буенча Йонны төп мәктәбе укучылары беренчелекне яуласа, икенче-өченче урыннарны Иске Кыргыз һәм Ябалак хоккейчылары бүлеште. Барлык катнашучыларга ме-дальләр, кубоклар тапшырылды.

Ильфира  Нигъмәтуллина.