Спорт

Районда - зона ярышлары

Район җирлегендә мәгариф хезмәткәрләренең республика “Сәламәтлек” спартакиадасы, торак-коммуналь хуҗалыгы, халыкны социаль хезмәтләндерү дәүләт учреждениесе хезмәткәрләренең чаңгы буенча республика зона ярышлары үтте. Аларның Илештә узуы бер дә очраклы түгел, чөнки бездә ныклы спорт базасы булдырылган. “Кара юрга” ат-спорт комплексы янында урнашкан чаңгы трассасы күпләрне үзенә җәлеп итә.

Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тарафыннан биредә чаңгы юлы салынып, ул - тиешле таләпләргә җавап бирерлек. Спортчыларга барлык уңай шартлар тудырылуы нәтиҗәсендә, монда бәйгеләр дә еш оештырылып тора. Чираттагы ярышларда төрле районнардан бәйгечеләр катнашып, үз көчләрен сынады, иң җитезләр ачыкланып, җиңүчеләр билгеләнде.Район мәгариф хезмәткәрләренең чаңгы буенча республика “Сәламәтлек” спартакиадасы  үтте. Анда ир-егетләр арасында Бакалы командасы – беренче, илешлеләр – икенче, Чакмагыш районы спортчылары өченче урынга лаек булды. Хатын-кызлардан бакалылар җиңүгә ирешсә, Чакмагыш белән Благовещенск чаңгычылары - икенче-өченче урыннарда. Шәхси беренчелектә 35 яшькә кадәр ир-егетләрдән 3 км араны тәүгеләрдән булып, район мәгариф бүлегеннән Рушан Шәрәфетдинов үтсә, Фәнзил Яһудин икенче килде.

Халыкны социаль хезмәтләндерү дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең чаңгы буенча зона ярышында Бөре, Нефтекама, Яңавыл, Дүртөйле шәһәрләре, Тәтешле, Калтасы, Борай, Балтач, Илеш районнары  спортчылары катнашты. 18-40 яшьлек хатын-кызлар арасында “Илеш районы халкын социаль хезмәтләндерү комплекслы үзәге” ДБУдан Гөлшат Закирова икенче урын яулады. 41-55 яшьлек хатын-кызлардан шушы ук учреждениедән  Зөлфия Хафизова – икенче урында. Ир-егетләрдән (41-60 яшьлекләр арасында ) райондашыбыз Рәүф Дәүләтгәрәев стартка өченче булып килде.

Эстафета ярышында исә тәтешлеләрнең социаль хезмәткәрләренә тиңләшүче табылмады,  ә инде Илеш һәм Балтач районнары спортчылары икенче-өченче урыннарны бүлеште. Командалар арасында җиңүче исеменә Илеш чаңгычылары лаек булса, Бөре белән Тәтешле командалары - икенче-өченче урыннарда.

***

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең зона ярышында Бөре, Дүртөйле, Нефтекама, Яңавыл шәһәрләреннән, Илеш, Калтасы, Краснокама һәм Тәтешле районнарыннан 8  команда  катнашты. Чаңгы ярышлары хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында 29, 39, 49 яшькә кадәр һәм 50 яшьтән югарырак категориясендә үтте. Бәйге нәтиҗәләре буенча Нефтекама-беренче, Бөре һәм Калтасы районнары спортчылары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.

 Муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Ш.Васиков җиңүчеләргә Почет грамоталары, кубоклар тапшырды һәм киләчәктә уңышлар теләде.

***

Активлык белән үтте

Узган шимбәдә “Кара юрга” ат-спорт комплексы янында урнашкан чаңгы трассасында район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре коллективлары арасында “Лыжня России” чарасы чикләрендә чаңгы фестивале оештырылды. Аны муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рубин Галимов ачып, чаңгычыларга уңышлар теләде.

Хакимиятнең яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм буенча комитет рәисе Раил Гомәров ярыш шартларын аңлатканнан соң, беренче булып стартка район оешма-предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре басты. Алар артыннан ярышны хезмәткәрләр дәвам итте. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Дорожник” җәмгыяте директоры Венер Гыйльданов финишка беренче булып килсә, Балалар иҗат үзәге директоры Кәүсәр Сәетов белән район мәдәният бүлеге начальнигы Галинур Алимбәков икенче-өченче урыннарны бүлеште.

Гомумән, ярышта 40ка якын оешма-предприятие катнашып, район үзәк дә-ваханәсе, “Газ-Сервис”акционерлар җәмгыятенең “Дүртөйлегаз”филиалы Илеш участогы эксплуатация хезмәте, өченче балалар бакчасы, юл ремонт-төзелеш идарәсе, “Россельхозбанк” АҖнең  Югары Яркәйдәге өстәмә офисы коллективлары иң активлары булды.

Район мәдәният сарае җырчылары күркәм концерт номерлары белән спортчыларга дәрт өстәп торса, “Яшьләр үзәге” МАУ тарафыннан уеннар оештырылып, аларда халык актив катнашты.

 

Ярышлардан  репортажларны  «Маяк»ның махсус хәбәрчеләре Ильфира Нигъмәтул-лина, Алсу Мослыхова, Айдар Минһаҗев (фото)алып барды.