Спорт

Котлыйбыз!

Дзюдо көрәшендә  - иң-иңнәре

Шаран районында дзюдо көрәше буенча Н.Агапитов призына Тирә-як мохитне саклау елына багышланган ачык турнир үтте. Анда беренче һәм икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче укучылар  катнашып, Илеш көрәшчеләре шәхси беренчелектә призлы урыннар алуга иреште.

Шәхси беренчелектә ДЮСШ-1дән Айрат Нәбиев ( 44 кг кадәр авырлык категориясендә), Артур Мөхәммәтов (48 кг кадәр) – беренче, Айнур Исхаков (52 кг кадәр) – икенче, Эльдар Гаскәров (56 кг кадәр), Динар Бикиев (36 кг кадәр) өченче урынны алуга иреште. ДЮСШ-2 дән Наил Маслахов, Денис Фәйзиев (40, 48 кг кадәр) өченче урынга ия булды. Әлеге уңышларда укытучы-тренерлары Гөлназ Ходайбиргәнованың, Рәфкать Мөхәммәтҗановның да өлеше зур.***

Йөзүчеләр сынатмады

Октябрьский шәһәрендә Башкортстан Республикасы беренчелегенә һәм беренче Кубогына барлык категория инвалидлар арасында йөзү буенча ярыш үтте. Анда икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә укытучы-тренерлары  Р.Миңнекәева, Р.Яппарова, Р.Дәүләтгәрәев кул астында шөгыльләнүче Радмир Исхаков,  Айнур Газиев (Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәп укучылары), Ранис Солтанов, Данис Сафин (VIII төрдәге Илеш махсус (коррекцион) мәктәп-интернаты) катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Шәхси беренчелектә А.Газиев ирекле һәм брасс буенча 50, 100 метрда – беренче,  Р.Исхаков брасс стилендә 50 һәм 100 м арада – икенче, Р.Солтанов ирекле, аркада йөзү буенча (50,100) – икенче, Д.Сафин аркада йөзүдә 50 метр арада  өченче урынга чыкты.