Спорт

Милли көрәш батыры призына

Башкортстан элек-электән үзенең көрәшчеләре белән дан тоткан. Сабантуйларда, милли бәйрәмнәрдә мәйданга бил бирмәс көрәшчеләр чыккан. Җиңүчеләргә приз урынына чигелгән тастымал һәм тәкә бүләк иткәннәр. Соңгы елларда бу спорт төре күп кенә район-шәһәрләрдә популярлашып китте. Көрәш рәсми рәвештә олимпия уеннарына кермәгән Халыкара спорт төренең берсе булып тора. Әледән-әле  билбау белән көрәш буенча Европа һәм дөнья чемпионатлары, шулай ук милли бе-ренчелекләр уздырыла.

Районда да милли көрәш-кә зур игътибар юнәлтелгән. Милли традицияне – Сабантуй батырларының алышын дәвам итүче бил бир-мәс егетләр төрле көрәш алымнарын кулланып, бу спорт төрендә елдан-ел камилләшә бара. Әл-бәттә, аның буенча даими уздырылган ярышларның да йогынтысы зур монда. Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә спорт мастеры Ринат Шәяхмәтов призына яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча уздырылган турнир да шуны раслады.

Бәйгене ачу тантанасында БР Милли көрәш һәм билбау көрәше буенча федерация рәисе Вәкил Ильясов, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рубин Галимов, милли көрәш буенча район попечительлек советы рәисе Фәгыйтьҗан Зарипов, спорт мастеры Ринат Шәяхмәтовның дуслары -Уфа шәһәреннән Александр Ким, Агыйделдән Радик Уразбахтин, Кушнаренкодан Рәмил Бәширов, Иске Татыштан Марат Хаҗиев катнашып, юбилярга тәбрикләү сүзләре җиткерде, яшь спортчыларга уңышлар теләде. Ринат Гали улына спорттагы югары уңышлары һәм милли көрәшне популярлаштырганы өчен муниципаль район хакимиятенең, БР Милли көрәш һәм билбау көрәше федерациясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйгедә Октябрьский, Дүртөйле, Агыйдел, Туймазы шәһәрләре, Бакалы, Шаран, Илеш районнары спортчылары 6 авырлык үлчәм категориясендә көчләрен сынады, осталыкларын күрсәтте.

Турнир нәтиҗәләренә килгәндә, 45 кг авырлык категориясендә Йонны төп мәктәбеннән Илдар Сәлимгәрәев – беренче, Рсайдан Эдуард Ямалиев – икенче, Югары Яркәйдәге беренче гимназиядән Илдус Исламов өченче урынны яулады.  50 кг авырлыкта Югары Яркәйдәге беренче гимназиядән Айнур Кәримов – беренче, Илшат Ибрашов - өченче, Шаран районыннан Динар Макеров – икенче урында. Шараннан Вадим Имаев (55 кг), Евгений Бикташев (60кг) беренче урынга чыкса, Аккүздән Нияз Кадербәков (55), Айвар Хәсбиев (60) белән Югары Яркәйдәге беренче гимназиядән Эдуард Миңнекәев (55), Йонныдан Тимур Шәехморзин (60) икенче-өченче урыннарны бүлеште. 65 килограмм авырлыкта Фидан Хәсбиев (Агыйдел) – беренче, Айдар Хәбибулллин (Туймазы) – икенче, Артур Шәрәфетдинов (Октябрьский)- өченче урыннарда.  65 килограммнан югарырак категориядә Альфир Шәйдуллин (Бакалы) – беренче, Дәүләт Гамилов (Түбән Яркәй) – икенче, Олег Петухов (Агыйдел) өченче урынга ия булды.  Азактан финал бәйгесе оештырылып, абсолют чемпион исемен райондашыбыз Дәүләт Гамилов яулады. Көрәш җиңүчесе – абсолют батыр тәкә белән бүләкләнде. Барлык призерларга Дипломнар, медальләр һәм бүләкләр бирелде.