Спорт

Безнең хоккейчылар – өченче

Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында - үзәк стадионда муниципаль район хакимияте башлыгы призына хоккей буенча турнир үтте. Анда БРның Илеш, Кушнаренко районнары, җыелма - Татарстан Республикасының Актаныш районы Байсар авылы һәм Уфа шәһәренең “Газ+” командалары катнашып, үзара көч сынашты.

Нәтиҗәләргә килгәндә, башкаланың “Газ+” командасы җиңү яуласа, ТРның Актаныш районы Байсар спортчылары– икенче, Илеш хоккейчылары өченче урынга лаек булды. Иң яхшы капкачы исемен  райондашыбыз Денис Кәбиров алды. Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашып, кубок-лар, медальләр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

***

Армрестлингта иң-иңнәре ачыкланды

Узган шимбәдә Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә район оешма- предприятиеләре һәм учреждениеләре, авыл советы авыл биләмәләре хакимиятләре арасында армспорт  буенча ярыш үтте.

Бәйгене ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафин катнашып, Идел буе федераль округының армспорт буенча чемпионатында III урын яулаган И.Габдрафыйковка, аның укытучы-тренеры А.Усмановка Рәхмәт хатлары тапшырды. Район оешма-предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында җиңүче исемен 86 нчы һөнәри лицей хезмәткәрләре яуласа, икенче һәм өченче урыннарны  район мәгариф бүлеге һәм “Илеш урман” ДУП командалары бүлеште. Авыл советы авыл биләмәләре хакимиятләре арасында Исәмәт авыл хакимиятенең кул көрәшчеләренә тиңләшүче табылмады. Сүлте спортчылары – икенче, Рсай җыелма командасы өченче урынга чыкты. 

Шәхси беренчелектә дә җиңүчеләр ачыкланып, ир-егетләр арасында 60 кг кадәр Илдус Ямалиев (Рсай авыл советы авыл биләмәсе хакимияте) – беренче, Фларит Шаһиев (86нчы һөнәри лицей) – икенче, Фәвәзил Шафыйков (Тыпый) өченче урынга лаек булды. 70 кг кадәр авырлык категориясендә Вадим Хафизов (Этәй) – беренче, Шамил Хаков (“Илеш урман” ДУП) – икенче, Алмаз Ямалиев (Рсай)  - өченче урында. 80 кг кадәр авырлыкта  Динар Гыйлемханов (“Илеш ветеринария станциясе” ДБУ) беренче булса, Илсур Гыйздәтуллин  (Исәмәт) белән Динар Насыйров (Сүлте) икенче-өченче урыннарга чыкты. 90 кг кадәр үлчәм категориясендә Ильяс Габдрафыйков (Йонны)  – беренче, Азат Хаҗиев –икенче, Руслан Выйль-
данов (“Илеш ветеринария станциясе” ДБУ хезмәткәрләре) - өченче урында. 90 кг югарыракта Айдар Сәфәргалиев (Сеңрән) -беренче, Илшат Басыйров (Исәмәт) -икенче, Ленар Нәҗмиев (Этәй) өченче урынны яулады.

 Хатын-кызлар арасында Бишкурайдан Гөлсинә Хәсәншина (60 кг кадәр), 86нчы һөнәри лицейдан Алсу Мөхәммәтҗәнова (70 кг кадәр), Уяндыктагы “Перспектива” җәмгыятеннән Гөлназ Габдуллина (70 кг югарырак) – беренче, Исәмәттән Алиса Нуртдинова (60 кг кадәр), 86нчы һөнәри лицейдан Зөһрә Шәрифуллина (70 кг кадәр), Исәмәттән Луиза Кәримова (70 кг югарырак) -икенче, Югары Яркәйдән Гүзәлия Усманова (60 кг кадәр), “Илеш ветеринария станциясе” ДБУдан Фәнзилә Рәмиева  (70 кг кадәр), Сүлтедән Рита Бикиева (70 кг югарырак)  өченче урынга ия булдылар.

1997-1998 елгы егетләр арасындагы бәйгедә 50 кг кадәр авырлыкта Югары Яркәйдән Илвер Арысланов– беренче, Базытамактан Данил Мөхәммәтшин белән Илнур Хәмидуллин  икенче-өченче урыннарны бүлеште. 60 кг кадәрдә Исәмәттән Айнур Бәдретдинов- I, Югары Яркәйдән Альберт Нуриманов белән Радмир Рәшитов - II,III урыннарда. 60 кг югарырак авырлыкта   Базытамактан Илназ Шәехов җиңүче булса,  Исәмәттән Динислам Мәхмүдов белән Югары Яркәйдән Алмаз Мансуров икенче-өченче урыннарны бүлеште. Шушы ук елгы кызлардан 45 кг кадәр категориясендә Базытамактан Регина Мөхәммәтҗанова белән Лениза Әхмәтдинова I,II урынга чыкса, Андреевкадан Луиза Петрова - өченче. 55 кг кадәр авырлыкта Андреевкадан Элвира Никонова- I, Базытамактан Айгөл Зиннурова белән Элвина Нурмөхәммәтова -икенче-өченче урыннарда.

Айбулат Усманов,

ДЮСШ-1нең армрестлинг буенча укытучы-тренеры.