Спорт

Тырышлыгы уңыш китерә

“Тырышкан – ташка кадак каккан”, дип бер дә юкка әйтмәгәннәр. Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең 2 сыйныф укучысы Д.Гари-фуллинаның шушы сыйфаты спорт күгендә беренче ныклы адымнарын ясарга ярдәм итәдер дә, мөгаен.

Динара йөзү белән шөгыльләнә. Әйткәндәй, ул икенче балалар-яш-үсмерләр спорт мәктәбенә 2012-2013 уку елында гына йөри башлаган. Шуңа карамастан, әлеге спорт төренең нечкәлекләрен тирәнтен өйрәнергә тырыша. Бу аңа ярышларда катнашып, үз мөмкинлекләрен сынап карарга этәреш бирә. Һәм, әйтергә кирәк, беренче уңышлары бар да инде.

Мәсәлән, үткән елның ноябрь аенда ТРның Минзәлә шәһәрендә 2004 елгы кызлар арасында уздырылган өченче ачык беренчелектә катнашып, 50 метрга ирекле стильдә йөзүдә икенче урын яуласа, шушы ук айда ДЮСШ-2 базасында оештырылган ярышта үзенең яшьтәшләрен – БРның Илеш, Дүртөйле, Яңавыл, ТРның Минзәлә, Актаныш районнары кызларын узып, ирекле стильдә финишка беренче булып йөзеп килә.

Күптән түгел Динарага Уфа шәһәрендә булып үткән алтынчы республика ачык турнирында катнашырга туры килә. Районнар арасыннан бердәнбер спортчы булуга карамастан, шәһәр кызлары арасында яхшы әзерлек күрсәтеп, өченче урын яулый. Биредә, әлбәттә, тренеры З.Зиннәтуллинаның да өлеше зур. Ике дистә елдан артык гомерен спортчылар, шуның тугыз елын йөзүчеләр әзерләүгә багышлаган Зилира Мәгъфүрҗан кызы һәр укучысы белән индивидуаль эш алып барып, занятиеләрне һәрберсенең мөмкин-легенә карап үткәрә. Башлангыч әзерлек, спорт-сәламәтләндерү, уку-тренировка – аның төркемендәге 42 укучы әнә шушы өч юнәлештә сәламәтлеген ныгыта, йөзү серләренә өйрәнә.

Динарага исә киләчәктә уңышлар теләп, яулаган Диплом-грамоталары янына яңалары өстәлүен һәм спорт дөньясында йолдыз булып балкуын телибез.

Рәмзия Хәдимуллина.