Спорт

Иң җитезләре -җиңүче

Кышкы полиатлон  буенча Русия Конституциясе көненә багышланган ярыш үтте. Анда пневматик винтовкадан ату буенча бәйгедә хатын-кызлар арасында Г.Нәүширванова (Югары Яркәйдәге беренче гимназия)-беренче, М.Габделисламова (Югары Манчар) белән И.Мәрһәмова (Кужбахты) икенче-өченче урыннарны бүлеште. Ир-егетләр арасында И.Диниев җиңү яуласа, Ф.Шәймәрданов белән Р.Миркасыймов (барысы да беренче гимназиядән) -икенче-өченче урыннарда.

* * *

 

Район мәгариф хезмәткәрләренең  “Сәламәтлек“ спартакиадасы рамкаларында чаңгы ярышы, йөзү буенча ярышлар оештырылды.

Чаңгы ярышында ир-егетләр арасында Р.Шәрәфетдинов (ДЮСШ-1) – I, Фәнзил Яһудин (беренче гимназия) – II, Д.Шәһабетдинов (беренче гимназия) III урынга лаек булды.

 Хатын-кызлар арасында  Ч.Исламова (Түбән Яркәйдәге мәктәп-балалар бакчасы) финишка  беренче килсә, Ф.Хәертдинова (Этәй урта мәктәбе), И.Шәйхетдинова (ДЮСШ-1) икенче-өченче урыннарны бүлеште.

Йөзү буенча ир-егетләр арасында Ф.Яһудин (беренче гимназия) – беренче, Д.Шәһабетдинов (беренче гимназия) – икенче, Р.Ризванов (Карабаш) өченче урыннарга ия булды.

Хатын-кызлардан Г.Фаязовага (Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәп) тиңләшүче табылмады. Аннан азга гына калышып, финиш сызыгын Д.Гафиятова (Сүлте) белән Л.Сәйфетдинова (Базытамак) икенче-өченче булып үтте.