Спорт

Котлыйбыз

Чакмагыш районында “КЭС-Баскет” мәктәп баскетбол лигасының республика зона ярышлары үтте. Анда безнең районнан Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең җыелма командасы катнашып, уңышлы чыгыш ясады һәм  беренче урын яулады.

Җиңүчеләр истәлекле кубок, медальләр һәм Чакмагыш районы мәгариф бүлегенең Почет грамоталары белән бүләкләнде. Киләчәктә алар район данын  республикада якларга җыена.