Спорт

Призлы урынсыз кайтмыйлар

Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең волейбол төркемендә укытучы-тренерлары Рәмзия Шәйхелисламова җитәкчелеген-дә шөгыльләнүче укучылар һәр ярышта уңышлы чыгыш ясап, беркайчан да приз-лы урынсыз кайтмыйлар. Әйтергә кирәк, күнекмәләргә даими йөрүләре, ныклы әзерләнүләре нәтиҗәсе бу.

Волейболчы кызлар - Татарстан Респуб-ликасында оештырылган ярышларның да актив катнашучылары. Күптән түгел анда үткәрелгән чираттагы бәйгедә дә команда призлы урынга ия булды -  Мөслим районында ТРның яшьләр эше, спорт һәм туризм буенча Министр кубогына авыл районнары хатын-кызлар командалары арасындагы  волейбол бәйгесендә өченче урынга лаек булды. Команда составында Татьяна Сәмигуллина, Карина Нургалиева, Гөлназ Хәмитова, Айсылу Наҗарова, Арина Аминева, Анастасия Маркова (Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп укучылары), Алсу Фәтхелбаянова, Элиза Кашапова (Югары Яркәйдәге беренче гимназия), Айгөл Хәйртдинова (Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәп) көч сынашты. Җиңүче команда кубокка, медальләргә һәм грамоталарга ия булды.

***

 

Илешлеләр - йөзүдә  иң җитезләре

Югары Яркәйдәге икенче балалар-яшүсмерләр спорт  мәктәбендә  Илеш, Дүртөйле, Яңавыл һәм ТРның Минзәлә районнары командалары арасында йөзү буенча “2012 - Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы”на багышланган дусларча очрашу оештырылды. Анда барлыгы 123 яшь спортчы катнашты. Гомум нәтиҗәләр буенча Илеш җыелма командасы җиңүче исеменә лаек булса, Минзәлә белән Дүртөйле командалары икенче-өчен-че урыннарны бүлеште.

Шәхси беренчелектә  2004 елгылар арасында ирекле стильдә 50 метр араны йөзүдә  Динара Гарифуллина (Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп укучысы)-беренче, 2002-2003 елгылардан 100 метр-га комплекслы йөзү буенча Юлия Абдуллина (Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәп) - өченче, ирекле стильдә 100 метр араны үтүдә 1998-1999 елгылардан Гүзәл Садертдинова (Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәп) – беренче, 1996-1997 елгылар арасында Эльвина Каршиева (Югары Яркәйдәге беренче гимназия) - беренче, Алина Хәсәнова (дүртенче урта мәктәп) икенче урыннарны яуладылар; ә егетләр арасында 1998-1999 елгылардан  Игорь Шокуров (дүртенче урта мәктәп) – икенче, Булат Миңнеханов (беренче гимназия)- өченче, 1996-1997 елгылар арасында  Муса Мөхәммәдиев (дүртенче урта мәктәп) – бе-
ренче, Рәмил Маткулов (беренче гимназия) өченче бу-лып килде.

Ильфира Нигъмәтуллина.