Спорт

Җиңү белән кайттылар

VIII төрдәге Илеш махсус (коррекцион) мәктәп –интернаты төрле республика һәм район ярышларында, конкурсларында, күргәзмәләрендә катнашып,  югары дәрәҗәдәге әзерлекне күрсәтә

Күптән түгел Уфа шә-һәрендә махсус мәктәп-интернат укучылары арасында «2012 -БРда Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы»на багышланган махсус олимпиада программасы буенча VI республика ярышлары үтте. Анда зона бәйгесендә җиңүчеләр -  барлыгы 34 команда, 200 бала катнашып, 12 шәһәр һәм 10 район командасы көч сынашты.

Безнең мәктәп –интернат командасы да уңышлы чыгыш ясады: комплекслы зачетта – беренче, җиңел атлетика һәм өстәл теннисы буенча икенче урынны яулады. Шәхси беренчелектә Данис Сафин - егетләр арасында 30 метрга йөгерүдә

һәм озынлыкка сикерүдә, Михаил Токарев, Рәмилә Нурмөхәммәтова - өстәл теннисы буенча, Регина Нәбиуллина - кызлар арасында озынлыкка сикерүдә, Ранис Солтанов белән Диана Мишина йөзүдә җитезлек күрсәтеп, призлы урыннарга чыкты. Гомум нәтиҗәләр буенча команда беренче урынга ия булып, кубок яулады һәм барлык спорт төрләре буенча 4 медаль, 12 Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әлеге уңышларга ирешүдә югары категорияле физик культура укытучысы Рәүф Дәүләтгәрәевның һәм тәрбияче Рәйлә Нәбиулли-наның да  өлеше зур.

Республика күләмендәге күркәм чараны оештыручыларга (БР Мәгариф, Яшьләр сәясәте һәм спорты, Сәламәтлек саклау министр-лыкларына, Уфа шәһәре округы хакимиятенә, БР Балалар фондына, Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан Республикасы оешмасына,  Калинин һәм Орджоникидзе шәһәр округлары хакимиятләренә) рәхмәт белдерәсе килә. Спонсорлык ярдәме күрсәткән “Уфа газпром - трансгаз” җәмгыятенә чиксез рәхмәтлебез. Шулай ук “Газсервис”, “Уфа мотор-лар төзү производство берләшмәсе”, “Лукойл-Урал-Нефтепродукт”  җәмгыять-ләре, “Уфа полиграфкомбинат” ДУП финанс яктан ярдәм кулы сузды.

Җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр (ЖК телевизоры, магнитофон, спорт инвентарьлары, 10 мең сумлык бүләк сертификаты) тапшырылды. 

Фатыйма Сәләхова,

 VIII төрдәге Илеш махсус (коррекцион) мәктәп –интернат директоры.