Спорт

Иң зирәкләр – җиңүче

Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт  мәктәбендә өлкәннәр һәм балалар арасында шашка буенча Халыкара инвалидлар көненә багышланган турнир үтте. Аның нәтиҗәләренә килгәндә, өлкәннәр бәйгесендә Назыйф Вәлиев (Йонны) - беренче, Хәмит Узаманов ( Яңа Күктау)- икенче, Фәрит Нәгыймов (Йонны) өченче урынга лаек булды.

Балалар да сынатмады, район мәктәпләре укучылары арасында Илдар Исламов (Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең 7 сыйныф укучысы) җиңүче булса, шушы ук белем бирү учреждениесеннән Азат Камалов (7сыйныф) белән Югары Яркәйдәге беренче гимназиядән Алина Гайсина (4 сыйныф) икенче-өченче урыннарны бүлеште.

Ильфира Фидаилова.